Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Алабуга" махсус икътисади зонасында, Әлмәттә һәм Бигеш аэропортында яңа тимер юллар төзеләчәк

...

Татарстанда «Алабуга» махсус икътисади зонасында, «Бигеш» аэропорты тирәсендә һәм Әлмәттә яңа тимер юллар төзеләчәк. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов коллегия утырышында хәбәр итте.

"Куйбышев тимер юлы белән берлектә „Алабуга“ махсус икътисади зонасында, „Бигеш“ халыкара аэропортына кадәр һәм Әлмәт шәһәренә кадәр гомуми файдаланудагы яңа тимер юллар төзелешен тикшерәчәкбез", - дип сөйләде транспорт министры.

Хәнифов шулай ук «Бигеш» аэропортына яңа тимер юл тармагын төзүнең техник-икътисади нигезләнешен эшләүгә акча кертү турында «КАМАЗ» белән килешү төзү планлаштырылуын билгеләп үтте.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса