Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өлкәннәр күңел ачты

Чаңгыда узышу, эстафеталар, туп белән уйнау, казак хоры...

Өченче буын вәкилләренең күңел ачуларына яшьләр дә көнләшер иде. 

ДОСААФта «Кышкы уеннар» ачылды. Гадәти разминка урынына анда катнашучылар «Гармония» халык үзешчән ансамбле җырларына биеде. Пенсионерлар җылынгач, алар өчен эстафета уздырылды.

Кышкы узышларның чираттагы этабы чаңгы ярышлары булды. Аларда беркайчан да спортның бу төре белән шөгыльләнмәгән кешеләр дә катнаша ала иде. 

Пенсионерлар кайнар чәй һәм ботка белән сыйлана алды.

«Кышкы уеннар»да Әлмәт, Сәрән, Мактама, Кәләй һәм башка авыл җирлекләреннән 100гә якын кеше катнашты. 

Эстафеталар 12 нче пенсионерлар спартакиадасы алдыннан үзенә күрә бер разминка булды. Аны скандинавия йөреше фестивале белән 26 гыйнварда ачачаклар.
 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса