Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курчакларым - илһам җимешләрем

Хатын-кыз, нинди яшьтә булуына карамастан, сабый күңелле булып кала белә. Табигатьтән салынган җылы хисләр, ана буларак кайгырту, ярату, башкалар өчен яши белү кебек төшенчәләр аларны балалыктан аермыйча, гомер буе озата килә, күрәсең.

Әгәр дә балалыктан, матурлыктан аерылса, хатын-кыз булмыйдыр инде ул.

Кеше бит бу җиргә матурлык өләшергә туа. Шулай булмаса, яшәүнең мәгънәсе дә, кызыгы да булмас иде. Тик ул матурлыкны башкаларга өләшү өчен башта аны булдырырга, тырышырга кирәк. Кемдер матурлыкны чәчәкләр үстерүдә, икенчеләре бәйләү-чигүдә, берәүләр рәсем ясауда күрә. Ә безнең бүгенге кунагыбыз курчаклар тегә. Әллә ясыймы? Белмим, әмма ул чын мәгънәсендә иҗат итә.

Рәзилә Нуриҗан кызы Латыйпова Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамласа да,  күңелендә бала чактан килгән иҗади орлык, шытып чыгар өчен, үз вакытын көтеп тора. Бу эш белән ул икенче улы белән бала ялында утырганда шөгыльләнә башлый. Беренче курчакларын иренең, үзенең якыннарына, туганнарына тегә. Интернет аша махсус дәресләр ала.

- Өйрәнергә теләгән кешегә бит хәзер интернет бар. Кызыгып киттем дә ВКонтактедагы төркемгә кереп осталык мәктәпләре үттем. Аннан инде иремнең туганнарының кызларына, үз сеңлемнең кызларына тегеп бүләк иттем. Курчакларның кызыграк, яңа образларын тегәргә тырышам, - ди ул.

Әлбәттә, өе барның - көе бар, ди татар халкы. Рәзилә ханым да гел курчак тегеп утырмый. Аның өчен гаилә беренче чиратта. Ире Илдар һәм уллары Әмир белән Кәримне җайлап-көйләп бетергәннән соң гына ул курчаклар дөнь-ясына чума. Үзе әйткәнчә, курчак тегү генә дисәләр дә, бу чын иҗат. Ә иҗат ул илһам килгәнне ярата. Бу бит станокта деталь кыру яисә йолдызлар фабрикасында җырчылар әзерләү түгел. Ул курчакларга җан җылыңны, күңел халәтеңне, хисләреңне кушып эшләргә кирәк. Шул чакта гына чын образ - курчак барлыкка килә. Алар бит һәркайсы аерым. Алар үзләре бер шәхес, аерым образ. Бер-берсен кабатламыйлар.

Инде биш елга якын шөгыльләнә ул курчак тегү белән. Эшләгән саен осталык арта, камилләшә. Интернетта курчак тегү осталары белән аралашып киңәшләшәләр, бер-берсеннән өйрәнәләр. Үзләренең курчакларын интернет челтәрендә башкаларга күрсәтәләр. Әлбәттә, Рәзилә ханым аларны сату өчен эшләми. Әмма алам дисәләр, яки интернетта күреп, эшләп бирүен сорасалар, баш тартмый.

- Эшләремне күреп, бер ханым үзенең малаена Америка мультфильмнарында алып баручы геройны тегеп бирүемне сорады. Андый курчаклар монда сатылмый, ә заказ белән кайтарту бик кыйммәткә төшә икән. Шуннан соң ул миңа мөрәҗәгать итте. Мин интернет аша ул мультфильм героен табып, тегеп, эшләп бирдем.

Әйе, бу курчаклар калыпка салып ясалган игезәкләр түгел. Аларның һәркайсының индивидуаль үз йөзе, үз характеры. Әлеге һөнәргә өйрәтүче, онлайн дәресләр бирүче укытучылар әзер образлар да бирәләр аларга, ә кайберләрен шулар нигезендә үзләре тудыралар. Монда рәссам осталыгы да кирәк. Чөнки образ тусын өчен кием һәм форма гына җитми, йөз-кыяфәт, мимика да дөрес булырга тиеш. Аларны төсле карандаш, акварель, акрил буяулар, пастель белән эшли Рәзилә ханым.

- Курчак тегү бик вак, нәзберек иҗат. Куллары, бармаклар, колак, борын ише вак өлешләре дә бар бит әле. Кайберләрен бер атна эчендә шулкадәр яратып эшлим. Төннәр буе утыра алам. Кайсылар берәр айга да сузылырга мөмкин. Монда төрле факторлар бар: гаилә мәшәкатьләре, эшләү өчен илһам булмау. Образны тапмау. Кулларын, аяк-ларын беркеткәндә иремә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Рәхмәт, ул каршы килми, булыша. Кызыгып китеп улларым да ярдәм итә кайвакыт. Бармаклар белән вак эш эшләү аларның
моторикалары өчен дә файдалы.

Никадәрле сабырлык кирәк. Читтән караганда бик җиңел кебек күренсә дә, һәр детален аерым тегәргә, аларны тоташтырырга, образны тудырырга, курчакны киендерергә, аяк киемнәрен тегәргә, кирәкле атрибутикасын заказ белән кайтартырга... Шулай, матурлык ул күп тырышлык, сабырлык, фантазия һәм кешеләрне яратуны сорый. Башкача булу мөмкин дә түгел.

 

Рәфкать Шаһиев

 

#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса