Әлмәт таңнары

Бер изгелек кылыйк әле, авыл җитәкчеләре

Менә шаулап-гөрләп Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы узып, тарих битенә теркәлде. И шауладык, план кордык, телне болай саклыйбыз, тегеләй яшәтәбез дидек.

Төрле оешмаларның элмә такталарын тикшереп төзәттердек. Шуларны фотога төшереп «әләкләгәннәргә» бүләкләр бирелде.


Юк, начар түгел, шактый язудагы хаталар төзәтелде, булмаганнары татар телендә язып элделәр. Бу бик зур, кирәкле гамәл. Аз булса да «кытыклап» алу ярап куйды. Татар шәһәрендә хаталы язу акаеп торгач матур түгел бит, оят. Ә бит әле бөтенесе дә төзәтелмәде. Тагын «чеметкәләп» карарбыз, ничегрәк җавап бирерләр.


Әйе, татар теле бетә дип чәбәләнәбез. Сакларга кирәк диләр. Юк, сакларга түгел, ул телдә сөйләшергә, укырга, язарга кирәк. Сакларга калгач, булмый инде. Ул музей экспонаты була. Менә анда саклыйлар. Татар илендә татар телен сакла, имеш. Бу бит көлке. Татар телен яшәтик дияргә. Әле татар телендә сөйләшә, укый-яза белүчеләр барында яшәтергә кирәк.


Элек һәр гаилә газета-журнал яздырып ала иде. Бүген инде газета укымауны интернетка сылтыйбыз. Имеш, бөтен яңалык шунда, бөтен кеше шунда утыра. Юк икән, җәмәгать. Газета укучылар бар, һәм алар әз түгел. Бары тик ул укучыга вакытында килеп кенә җитми икән. Элек безнең хат ташучылар җәяүләп күрше авылдан алып кайтып тараталар иде. Бүген исә Рәсәй почтасы газета-журнал тарату белән бик кызыксынмый. Бәяләре дә «тешли» торган. Ләкин бу бездән тормый. Шуңа да, газетабыз укучыларның кесәсенә сукмасын, аларга барып ирешсен өчен 300 сумга гына альтернатив язылу оештырган идек. Узган ел авыл Советы рәисләре, ягъни, заманча әйтсәк, җирле үзидарә башлыклары шәһәр хакимиятеннән алып кайтып Мәдәният йортларына бирделәр. Газета укучыларыбыз шуннан барып алды. Быел күп кенә авыл башлыкларының мондый эш белән бик мәшә-катьләнәселәре килмәде. Авырсындылар. Хакимият бинасына килгәч, күп дигәндә 20 данә газетаны машиналарында алып кайту авырга төшә, күрәсең. Бары тик Кичүчат җирле үзидарә Советы башлыгы Равил Шәйхетдинов һәм тагын берничә җитәкче генә ризалашты. Хәтта үзләре дә язылдылар. Халык шагыйре Клара Булатова әйткәндәй, күктә Алла, җирдә патша, авылда алар хуҗа бит. Татар телен яшәтүгә бик зур өлеш булыр иде аларның бу гамәлләре. Власть таягы сездә бит, авыл җитәкчеләре.

Реклама


Безнең татар телен, туган телебезне үстерүгә, яшәтүгә сез дә ярдәм итмәсәгез, кем ярдәм итәр?! Урыс туганнардан көтикме, алардан ярдәм сорыйкмы? Урысларны гаепликме татар телен бетерәләр дип? Ә үзебез?


Һәр татар авылында һичьюгы башлангыч мәктәп, мәчет бар. Шәхси кибет тотучы эшмәкәрләр дә юк түгел. (Елховой авылы эшмәкәре шундый игелекле эш эшләде, 20 газета яздырды). Һәр авыл 15-20 данә (20 се дә аның 6000 генә) «Әлмәт таңнары» газетасын яздырса да, телебез куәтен күтәрүгә зур ярдәм булыр иде.

 

Рәфкать Шаһиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: