Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" - Россиянең яңа патент эшчәнлеге лидеры

"Татнефть" 2021 елда 138 патент теркәгән.

Компанияне патентлар алган предприятиеләр арасында Россия базарында иң активы дип таныдылар.

Тикшеренү IFI CLAIMS Patent Services патент мәгълүматларының иң зур базасы нигезендә үткәрелде.

"Татнефть" 2021 елда 138 патент теркәп, җиңү яулады, икенче урында - Волгоград дәүләт техник университеты (101), өченчедә - Урал федераль университеты (91) һәм "Яндекс" (90).

Бүгенге көндә «Татнефть» төркеменең интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре реестрында 2917 эш, шуларның 11е – чит илнекеләр.

Компания белгечләре тарафыннан эшләнгән технологияләр ятмаларны эшкәртүнең рентабельлеген арттыралар, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволарында һәм IT-өлкәдә кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса