Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак фондта профилактик эшне көчәйтте

Фатирларда һәм йортларда автоном янгын хәбәрчеләре кую зарурлыгына аерым игътибар бирелә.

Әлмәттә һәм Әлмәт районында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең һәм авыл җирлекләренең хисап җыелышлары башланды. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгыннар һәм аларда кешеләр үлеменә бәйле хәл киеренке кала, шуңа күрә  хезмәткәрләр ел саен халык белән үткәрелә торган профилактик эшне  көчәйтә.

Алар халыкка булган янгыннар турында сөйләделәр. Шулай ук фатирларда һәм йортларда автоном  янгын хәбәрчеләре урнаштыру кирәклеге турында да әйттеләр.


Янгын хәбәрчесе төтен аз булганда да эшли. 2021 елның 1 мартыннан төзелә торган барлык торак йортлар автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылырга тиеш.

Кышкы вакытта электр  җылыту приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен халыкка җиткерү буенча профилактика көчәйтелгән.

 

 

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса