Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Өч татар бергә җыелса, дүрт партия төзи»

Аның белән беренче тапкыр Казаннан кайтканда, автобуста очраштым. Ап-ак күлмәгенә галстук таккан, кара костюм кигән саллы гына абзыең миңа каршы яктагы утыргычта утырып кайта иде. Бераз барганнан соң ул пинжәген пөхтәләп кенә утыргыч артына элеп куйды.

Дөнья нинди иркен, яшәү нинди рәхәт! Шулай түгелме? Шулай. Һәр көнне якты кояшны күрү, янәшәдә якыннарың барлыгын тою үзе бәхет. Бары тик яшәүнең тәмен, кадерен югалтмаска кирәк. Ә ул үзебездән тора. Канәгать булу, яңалыкка омтылу, алга карап фикер йөртү, матурлыкны, яхшылыкны күрү, һәрвакыт хәрәкәттә булу. Безнең яңа проектыбыз да тормышка гашыйк булып, яшьлек дәртен сүндермичә яшәү һәм яшәүчеләр турында. Хәерле сәгатьтә!

Дөресен әйтим, баштарак аның үзен тотышы ничектер миңа бик ошап җитмәде. Бу түрә халыкка якын булам дигән кыяфәт чыгарып ник автобуста селкенеп йөри икән, дигән уй килде башка.

Портфеленнән ниндидер кәгазьләр алды. Әле берсен, әле икенчесен актара. Нидер укый, астына сызып куя. Урыс әйткәндәй, полный эшлекле кыяфәттә утыра башлады бу. Өнәмичә генә утыруым тора-бара кызыксынуга күчте. Мин чын-чынлап бу кешене күзәтеп бара башладым. Ул бик оста итеп үзенә игътибарны тарта белде.

Безнең танышлык шулай башланып китте. Ул үзе дә мине күзәтеп барган икән. Алга таба мин аның янәшәсенә күчеп утырдым, чөнки безнең «җеннәребез» бик килеште. Тәлгать Нур-\мөхәммәт улы да гомер буе дөреслек эзләп йөрүче затлардан булып чыкты. Оста әңгәмәдәш, киң карашлы шәхес, батыр йөрәкле, көчле ир асылы, дөньяда бары тик матурлык эзләп яши. Аның белән аралаша башласаң, аерылып китеп булмый. Үзеңнең мескенлегең, көч-сезлегең өчен оялып куясың. Аның кызыксынмаган, эшләп карамаган бер генә эше дә юктыр. Һөнәрегез буенча кем сез дигән сорауга да ул, механизатор, самолетта гына очмадым, диде. Тик, иманым камил, Тәлгать абыйны бүген самолет штурвалы артына утыртсаң, аны да күккә күтәреп, дөньяны бер әйләнеп кайтыр иде. Сигез яшендә шигырь яза башлый. Бүген дә әле ул, нинди оешмага, ял йортына бармасын, шуларга атап шигырь чыгара.

Документында туган елы 1942 елның марты дип язылса да, чынлыкта ул 1941 елның февралендә Колшәрип авылында туа. «Морзалар нәселеннән мин. Көчем, ныклы ихтыярым нәселдән килә», - ди ул. Бөтен максаты - дөреслек һәм гаделлек эзләү. Башкача яши алмый, яши белми. Һәрвакыт хәрәкәттә. Бернигә карамый үз алдына куйган максатына бара торган кеше. Яшәүнең тәмен, ямен, рәхәтен белә.

- Бүген халык түбән тәгәрәде. Берәр нәрсә әйтсәң, «юк ул дөреслек» кенә диләр. Бар ул, аны эзләргә, табарга. Әгәр дә һәркем юк дип ятса, булмый инде. Куркак бездә халык. Чиновникның бүлмәсенә кергәндә мин, бу минем дошманым, мин аны җиңәргә тиеш, дип керәм. Ә башкалар, кергәч, куркудан әйтәсе сүзләрен оныталар. Үз фикеремне мин курыкмыйча әйтәм. Ике тапкыр Владимир Жириновский белән очраштым. Бер очрашканда үзенә, «Син халыкны түгел, ә халык сине ашата. Шуны бел», дидем. Килеште. Замы белән телефоннан аралашып торам. 2015 елларда Колшәрип авылында ике урамга газ кертү мәсьәләсендә Владимир Жириновский белән сөйләштем. Шуннан ул Казанга, Казан безнекеләргә чыкты. Газ керттеләр. Курыкмаска кирәк. Ә бездә халык бер сүз кычкыра да, тизрәк куак артына поса. Шуңа күрә милләт тә, тел дә шушы хәлдә. Бездә бит халык яраклашырга ярата. Ә яраклашкан кеше ул дөресен әйтергә курка. Өч татар бергә җыелса, дүрт партия төзи.

Россия Президенты Владимир Путинга гына да 4 хат язып җибәрә ул. 2006 елда, кабул итәчәген әйтеп, җавап хаты килә. 2014 елда Сочига Кышкы Олимпия уеннарына бара. Боларның һәрберсенә Тәлгать Нурмөхәммәт улы үз хисабына йөри.

Тәлгать Мөхәммәдиев 12 ел буена үз яшьтәшләре арасында гер күтәрү буенча беренчелекне берәүгә дә бирми. Сәламәт тормыш рәвеше алып бара. 53 ел буена һәр көнне яланаяк йөгерә.

Әйе, мондый көч, дәрт булсын өчен, чыннан да, тормышны яратырга кирәктер. Туфан Миңнуллинның Әлмәндәре кебек. Тәлгать абый да Әҗәл белән очраша. Юк, яшең күп дип үзе килми ул, җибәрүчеләр табыла. Әҗәл дигәч тә, юләрмени ул Тәлгатькә тияргә. Борылып китә. Тәлгать Нурмөхәммәт улын 6 тапкыр үтерү белән яныйлар. Һаман да шул, дөреслек эзләгән өчен. Юк, булдыра алмыйлар. Ә ул булдыра, кыйбласына туры калып, дөреслек, матурлык, милләт, тәрбия юлыннан бара.

Гармунда сыздырып уйный, өздереп җырлый, шигырь яза, оста оратор. Ә менә чын баянчы булу хыялы җанына һич тынгы бирми. Һәм ул, 70 не узганнан соң, Әлмәт музыка көллиятенә юл тота. Җитәкчелек белән сөйләшкәннән соң, музыка, нота серләренә төшендерү өчен аңа 4 нче курсның иң оста баянчы студентын беркетәләр. Бүген ул нотага карап рәхәтләнеп баян тарта.

- Ул вакытта хатыным Нәфисә апагыз каты авырый иде. Җанымны кая куярга түгел. Аны үз башыннан узган кеше генә аңлыйдыр. Һәм мин, мунчага кереп, баяннан бирелгән күнегүләрне башкара идем. Ул гомер буе мине аңлап, санлап, хөрмәт итеп яшәде. Кешелеге ягыннан ул Фәүзия Бәйрәмовага тиң. Ә Бәйрәмова ул Рәсәйдә бердәнбер хатын-кыз. Нәфисә апагыз киткәнгә ел ярым. Аңардан калгач яңабаштан яшәргә өйрәндем.

Тәлгать абыйның бөтен курыкканы кешеләрне рәнҗетү. Чөнки гаделлекне күп очракта авыр кабул итәләр. Ә аның җанында бары тик матурлык. «100 яшькә кадәр яшәргә план кордым. Шуның бер көнен дә әрәм итми кешеләргә матурлык өләшергә тырышам. Мин бик бәхетле. Сүземне курыкмыйча әйттем. Хатыным, балаларым, оныкларым өчен кадерле кеше булдым. Кызларым мине күтәреп кенә йөртмиләр», ди ул.

Менә кемдә ул яшәүнең яме, тормышның тәме. Әле шифаханәдән ялдан кайтуга «Нефтьче» Мәдәният сараена бию түгәрәгенә көтеп торалар үзен. Афәрин, Тәлгать абый!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса