Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мәдәният идарәсенә яңа җитәкче эзлиләр

Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә.

Әлмәттә мәдәният идарәсе башлыгы вазифасына конкурс игълан ителде. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

Элек бу вазифаны Гүзәл Пайдуллина озак вакытлар башкарды. Шушы көннәрдә аның Әлмәт музыка көллияте директоры итеп билгеләнүе билгеле булды.

Резюмены 2021 елның 1 февраленә кадәр кадрлар бүлегенең электрон почтасына җибәрергә кирәк Oksana.Belonogova@tatar.ru шәһәрнең мәдәни тормышын үстерү концепциясе булган презентация тәкъдим итәргә кирәк.


Кандидатның югары белеме булырга тиеш. Ә муниципаль хезмәт стажы – бер елдан да ким булмаска тиеш яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы булырга тиеш.

"Безнең конкурс комиссиясенең таләбе-кеше җаваплы, креатив, заманча трендларны белүче һәм тулаем район өчен нәрсә дә булса  эшләргә теләүче булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Нагуманов.

Резюме һәм презентация нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк, алар белән экспертлар советы әгъзалары һәм Әлмәт районы башлыгы очрашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса