Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Пайдуллина Әлмәт музыка көллияте директоры итеп билгеләнде

Ачык конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

2022 елның 1 гыйнварыннан «Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте» директоры итеп Гүзәл Пайдуллина билгеләнә. Бу хакта шәһәр активы белән киңәшмә барышында билгеле булды.

Гүзәл Пайдуллина 1966 елның 13 мартында Бишмунча авылында туа. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Билгеләнгәнче Гүзәл Атлас кызы Әлмәт районы мәдәният идарәсе башлыгы булып эшләде.


Шәһәр һәм район активы белән традицион планерка барышында район башлыгы Тимур Нагуманов Гүзәл Шәйдуллинага яңа эшендә уңышлар теләде һәм аның мәдәният идарәсе белән җитәкчелек итү вакыты – «бу бер чор», дип ассызыклады. Пайдуллина 2000 елның сентябреннән мәдәният идарәсен җитәкләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса