Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әдәби марафон» әйдаманы

Гөлия Җамалиева Татарстанның күп кенә шәһәр-районнарында конференцияләрдә катнаша, чыгыш ясый, аралаша, районара дуслык җепләре суза.

Ул кайда гына барса да, рәхмәтен белдереп, һәрвакыт китаплар бүләк итә. Шулай итеп, Әлмәт төбәгенең данын тирә-якка тарата, кешеләрдә китапка карата мәхәббәт уята. Әлмәт ягы олуг шәхесләренең иҗат һәм тормыш юлын өйрәнеп, алар турында аерым горурлык хисе белән чыгышлар ясый.

Г. Җамалиева төбәк тарихчылары белән бергәләшеп тарихыбызны, шәхесләребезне өйрәнүне дәвам итә. Әлмәтнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеген интернет челтәрендә дөнья киңлекләренә таратучы калфаклы ханым да ул. Әлмәт төбәгендә татар әдәбиятын яшьләр дә, өлкәннәр дә укысын, татарча матур итеп сөйләшсеннәр дигән изге ният белән интернет челтәрендә #әдәбимарафон әйдаманы буларак даими эшләп торучы шәхес.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Әлмәт төбәгендә җәмәгатьче-лек һәм мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлеге өчен Гөлия Нәбиулла кызы Җамалиеваны Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиянең «Җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге» номинациясенә лаек дип саныйм.

Диләрә Гыймранова, Р. Фәхреддин исемендәге мемориаль музей җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре

 

Гөлия Нәбиулла кызы Җамалиева Әлмәт шәһәрендә яшәсә, эшләсә дә, безнең район авыл һәм шәһәр мәктәпләре белән һәрчак тыгыз элемтәдә. Түбән Чыршылы, Керкәле мәктәпләрендә «Мәңге җуелмас мирас», «Милләтен - халкын пакь-ләгән, яклаган, саклаган шәхес» конференцияләре, ел саен уздырыла торган Ризаэддин Фәхреддин укуларында укучылары, хезмәттәшләре белән иң актив катнашучы.

Төбәгебездә алып барган иҗтимагый эшчәнлеге, яшь буынны милли гореф-гадәтләребезгә таянып, күренекле шәхесләребез үрнәгендә телен, динен сак-лаучы итеп, милли рухта тәрбияләүгә куйган хезмәте өчен Гөлия Нәбиулла кызы Җамалиеваны Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаеклы дип саныйбыз.

Лениногорск районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменнән Сөгъдә Ямалтдинова, «РФнең мәгариф отличнигы»

 

Гөлия Нәбиулловна - чын, милли җанлы татар кызы. Аның бөтен рухи дөньясы туган телгә, туган халкына, аның тарихына, гореф-гадәтләренә чиксез мәхәббәт белән тулган, ул мәхәббәт аның һәр күзәнәгеннән саркып чыга шикелле. Һәм ул аны үзен уратып алган кешеләргә, үзенең укучыларына да бик теләп, осталарча өләшә белә. Шуңа күрә аның укучылары туган телебезне, әдәбиятыбызны өйрәнеп кенә калмыйлар, ә үзләре дә иҗат белән шөгыльләнәләр, шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр язалар. Шулай итеп мәктәптә «Яңа буын Төхфәтуллиннар» үсеп килә. Бу җәһәттән дә Гөлия Нәбиулловна халкы-бызның киләчәге, туган телебезне саклап калу өлкәләренә үзеннән зур өлеш кертә.

Ул Әлмәт районы һәм республика күләмендәге мәдәни чараларда актив катнаша. С. Сөләйманова исемендәге китапханә белән тыгыз элемтәдә торып, шагыйрә иҗатына багышланган «Әдәби хәзинә» тапшыруын әзерләүдә укучылары белән һәм шәхсән үзе катнашты. ТНВ каналында бара торган «Тамчы-шоу» бәйгесенә укучыларны әзерләде, берничә ел рәттән ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган «Әдәби марафон» бәйгесендә катнашып, җиңү яулады. Мин аны Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек дип саныйм һәм әлеге комиссиягә аның кандидатурасын тәкъдим итәм.

Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы, профессор, шагыйрь

Заманча яңа технологияләр кулланып, үз халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, әдәби мирасын саклау, аларны халыкка җиткерү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып баручы актив җәмәгать эшлеклесе ул.

Гөлия Нәбиулла кызы Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра торган «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проектында һәр елны актив катнашып килә. Әлеге дөньякүләм әһәмияткә ия проектта катнашып, ул күп кешедә татар әдәбиятын һәм аңа хас булган үзенчәлекләрне өйрәнүгә һәм саклап калуга кызыксыну уята. Татар әдәбияты әсәрләре аша яшь буында әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү, милли яшәү рәвешен җиткерү, аның үзаңын үстерү буенча эшчәнлек алып бара.

Массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле буларак, аның социаль челтәрләрдә татар телен һәм әдәбиятын үстерү һәм популярлаштыру буенча алып барган иҗтимагый эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Башка кешеләрне дә үзенең социаль челтәрләрдә урнаштырган эчтәлекле язмалары белән «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проектында катнашырга җәлеп итә һәм бу проектны оештыруга үзеннән зур өлеш кертә.

Раил Гатауллин, «Татнетны үстерү фонды» директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса