Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Хезмәтне саклау өлкәсендә яңа таләпләр" темасына семинар узды

Семинар шәһәрнең башкарма комитетында узды.

2022 елның 1 мартыннан РФ Хезмәт кодексының хезмәтне саклау өлкәсендә камилләштерелгән таләпләрне билгели торган яңа редакциясе үз көченә керә.

Семинарны ачу кысаларында, Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева үз чыгышында Татарстан республикасында узган елда имгәнүләр һәм үлем очраклары кимүен билгеләп үтте. «Казан-Восток-Сервис»тан Юлия Спирина биеклектә эшләр башкарганда һөнәри рискны бәяләү процедурасын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Булачак кышкы сезон алдыннан, «Казан-Восток-Сервис» бренд-менеджеры Елена Семенова семинарда катнашучыларга нәтиҗәле һәм сыйфатлы махсус кием һәм аяк киемен сайлап алуның төп кагыйдәләре турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса