Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

50 ел бергә

Галия апа белән Әбелкасыйм ага икесе дә тумышлары белән Елховойныкы. Сугыштан соңгы чорның бөтен михнәтен, ятимлекне үз җилкәләрендә татып, тормышның төбеннән фәкать үз көчләре бәрабәренә күтәрелгән гаилә белән танышырга насыйп булды миңа.

50 ел дәверендә иңне-иңгә куеп гомер кичергән язмабыз геройлары яшьлектә хисләрен озак сынап йөрмәгән, җир яшәргән, җиһан яңа сулыш алган чорда - 3 майда гөрләтеп гаилә корган. Яз аеның бөтен матурлыгы, сафлыгы бөркелә алардан - бер-берсенә булган кадер-ихтирам, җылы мөнәсәбәт сокландыра. Гаилә бөтенлеген саклап, үзара килешеп, тату яшәүләренең сере нидә соң? Сибгатуллиннар белән аралашуымны әнә шул сораудан башладым.
- Бер-береңне санлап яшәү хас безгә. Аңлашып, юл куешып гомер кичердек. Тормыш итү өчен сабырлык кирәк, кызым, хөрмәт кирәк, - дип җаваплый Галия апа.
- Гаилә учагын саклауда кемнең өлеше зуррак булды соң?
- Әбелкасыйм абыеңныкы. Аның белән киңәшләшмичә бер генә эш тә башкармадык. Өлкәнәйсәк тә, балалар һәр гамәлләрен әтиләре белән уртаклашып, аның төпле сүзен тыңлап яши. Ир-ат сүзеннән, кайгыртучанлыгыннан, ныклыгыннан башка булмый ул. Ә тормыш сынауларны безгә өеп бирде...
Моннан җиде ел элек язмыш алар гаиләсен камчылый - газиз уллары Рәҗәп каты авырудан гүр иясе була. Бала кайгысы кичергән ана белән атаның үзәкләре әле дә өзгәләнә, йөрәкләре телгәләнә. Шөкер, ике кызы һәм улының гаиләсе, оныклары аларга яшәү көче бирә. Туган нигездә, бер йортта яшәгән килене дә каенана-каенатасын ташлап чыгып китми.
- Килен белән 16 ел бергә яшәдек. Тату булдык, шөкер. "Әти, әни" дип әле дә өзелеп тора. Бигрәкләр дә мәрхәмәтле безгә карата. Тормыш булгач, ялгыз да кала алмый, үз гаиләсен корып, Җәлилгә күченеп китте, - дип моңсуланып сөйли Галия апа. - Еш кайталар, җир җимертеп эшен эшли, ярдәменнән ташламый.
Рәҗәп бакыйлыкка күчкәч, ятим калган 2 һәм 4 нче сыйныфта укучы ике малайны аякка бастырырга да әби белән бабай булыша. Хәзер инде алар зур егетләр - туган йортларында көтеп алынган кунаклар - кадерле кешеләренә әҗерен кайтара. Галия апа белән Әбелкасыйм ага оныкларын мактап туя алмый.
- Биш оныкка әби-бабай без. Кызларыбыз Фидания белән Исламия дә матур тормыш кичерә. Бергәләшеп, бәрәкәттә яшәргә насыйп булсын, - дип тели Сибгатуллиннар бертавыштан.
Нинди генә авыр вакытларда да күңел көрлеген югалтмаулары, тормышның рәхәтен күрергә омтылып, ә иң мөһиме, кешелекле, ярдәмчел, олы йөрәкле булулары белән бу гаилә мине сокландырды. Үзләре яхшы булганга башкалар да бик хөрмәт итә аларны. Ә юбилей көннәрендә теләкләре үзләре кебек үк гади һәм кыйммәтле: илләр тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр бирсен, бәла-казалар күрергә язмасын.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса