Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5 көн эчендә дүрт бала үзенә кул салган

"Балаларга карата көч куллануны профилактикалау" республика семинарында участковыйларның һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләр эшчәнлеген оештыру идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Осипова балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек проблемасына игътибар итте.

Аның сүзләренчә, тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләр учетка күбрәк алынган саен, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне киметү ихтималы зуррак.

"Соңгы 5 көндә Татарстанда балигъ булмаганнар арасында балалар суицидының 4 факты ачыкланган," - диде ул. Лариса Осипова ассызыклап үткәнчә, мондый очракларның күбесендә тәртипле гаиләдә үскән балаларның мәктәптәге өлгереше дә канәгатьләнерлек булган .

Аның сүзләренчә, хәзерге заман баласы бер минутлык кайгыларга тиз бирелә. Шулай ук балаларга социаль челтәрләрдә аралашу тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250