Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр халык санын алуны 61 стационар участокта уза ала

Әлмәттә  61 стационар участок эшли.

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен әлмәтлеләр  стационар участокларга бара ала.

Традицион ысул-өйдә сораштыру 18 октябрьдә  башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Өйләргә чыгып,  шәһәрдә 360тан артык исәпкә алучы эшләсә,  96сы авыл җирлекләрендә булачак.

Анкета тутыручылар көн саен 8.00-20.00 сәгатьтә  йөри.

Стационар участок адресларын белү өчен, сорауларга җавап алу өчен  Әлмәт районында 8 (8553)32-90-94 кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең башлангыч нәтиҗәләре киләсе елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак. Исәпкә алу кампаниясенең беренче көнендә Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса