Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык санын исәпкә алу кампаниясе башланып китте

Чара 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел ул коронавируслы катлаулы шартларда уза. Моннан тыш, халык санын исәпкә алуда электрон рәвештә катнашу мөмкин.

Мәгълүм булганча, бу әһәмиятле вакыйганың башланып китүе турында узган елдан ук сөйли башлаганнар иде.

Тик чара төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде. Ул башта агымдагы елның апреленә, аннан соң сентябрьгә, соңрак октябрьгә күчерелде. Быел кампания-не тормышка ашыруга рес-публикада 8,5 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Быел аларның күпчелеген, һәрвакыттагыча, мәгариф һәм җирле үзидарә органы вәкилләре тәшкил итә. Араларында волонтерлар да бар. Дәүләт статистикасының Әлмәт бүлеге начальнигы Светлана Васильева халык санын исәпкә алу чарасында безнең җирлектә барлыгы 400 дән артык исәпкә алучы катнашуын хәбәр итте. Әлмәт муниципаль районы буенча барлыгы 61 участок бар, шуларның 45 е шәһәрдә булса, 16 сы – районда.

– 18 октябрьдән йорттан йортка йөреп, халыктан мәгълүмат туплау башланды. Таҗлы вируслы җиңел булмаган шартларда эшлибез. Исәпкә алучылар махсус оештырылган укуларда булып кайттылар. Бар да яхшы узар, дип өметләнәбез, - дип ышанычын белдерде Светлана Егоровна. Билгеле булганча, халык санын исәпкә алу ун елга бер тапкыр оештырыла һәм аның төп максаты - илдә яшәгән халыкның исәбен алу. Биредә, әлбәттә, кешенең кайсы милләттән булуы да мөһим. Исәпкә алуда катнашу ирек-ле. Чара үзе өч төрле формада уза: махсус киемнән булган исәпкә алучы кичке тугызга кадәр өйдән-өйгә йөреп, билгеле бер адрес буенча яшәгән һәркем турында тулы мәгълүмат туплый. Өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр махсус стационарларга мөрәҗәгать итә ала. Онлайн формада да анкета тутырырга була. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси биттә башкарып чыгарга мөмкин. Соңыннан исәпкә алу чарасында катнашканлык турында QR-код та килә. Өйгә халык санын алырга килгән вәкилгә аны күрсәтергә кирәк. Бланкларындагы сораулар елдагыча үзгәрешсез калган. Аларны барыбыз да хәтерлидер. Шулар арасында иң мөһиме - үзеңнең милләтең кем икәнен һәм нинди телдә сөйләшүең турында дөрес итеп мәгълүмат бирү. Халык санын алуның беренче нәтиҗәләре декабрьдә билгеле булыр дип көтелә.

Сораулар булганда әлмәтлеләр Бөтенроссия «кайнар линия» телефонына 8-800-707-20-20 һәм Татарстанстатның «кайнар линия» телефонына (843)221-78-78 номерлары буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса