Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әни, вейп зарарлы түгел…»

Элек яшүсмерләр кача-поса тәмәке белән мавыксалар, бүгенге көндә вейп (электрон тәмәке) дигән «гаджетны» һәр икенчесе ап-ачык тартып, үзенең текәлеген күрсәтергә тырыша.

Әле ун ел элек кенә игътибарлы ата-ана баласының тәмәке тартуга ияләшүен билгели алыр иде.

Куртка кесәсендә очраклы рәвештә «дуслары оныткан» ут кабызгычлары, чәч һәм киемнән сизелер-сизелмәс килгән тәмәке исе һ.б. Ә хәзер? Сезнең баладан тәмәке исе түгел, бары тик әбиләрнең ниндидер баллы хушбуе исе килә. Ут кабызгычны һәм тәмәкене җентекләп тикшерсәгез дә таба алмыйсыз. Тик уку өстәле тартмаларында, мәктәп букчасында ата-аналар өчен аңлаешсыз ниндидер механик карандашлар, флешкалар пәйда була...

Вейпинг яшүсмерләр арасында киң таралган. Алар урамда, мәктәп бәдрәф-ләрендә һәм хәтта өйдә дә «пар чыгаралар». Кызганыч, баланың мондый шөгыле турында кайвакыт ата-анасы да белә һәм аны гөнаһсыз шаяру дип кенә уйлый. Вейп - яңа уенчыкмы, әллә сәламәтлеккә зур куркыныч тудыручы электрон җайланмамы? Без моны ачыкларга булдык.

Психиатр-нарколог-лар фикеренчә, яшүсмер-ләрнең мондый электрон тәмәкеләр белән мавыгуы - наркоманиягә керү капкасы. Вейпларда булган күпатомлы спиртлар һәм эфир майлары үсмерләрнең баш миенә зур йогынты ясый, хәтта аның зәгыйфьлегенә дә китерә ала. Аны даими рәвештә тартучыларның хәтере начарлана, фикерләү процесс-лары, координацияләре бозыла, истерикага, депрес-сиягә бирелүчәнлеге арта, ди белгечләр.

Тәмәке тартуны имита-цияләүче җайланмаларның нигә куркыныч булуын аңлау өчен аларның эш принцибына тукталырга кирәк. Вейп аккумулятордан һәм җылыткыч элементлы пар генераторыннан тора. Ул эшләп җибәрсен өчен махсус катнашма кирәк. Мондый сыекча биш төп компонетны үз эченә ала: су, пропиленгликоль, глицерин, төрле исле өстәмәләр һәм никотин. Электрон тәмәкенең кайберләрендә никотин булмаска мөмкин, әмма аның сыекчасының калган компонентлары да яшь организмга зыян салучан. Мәсәлән, глицеринны күп дарулар һәм косметика җитештерүдә кулланалар, әмма аны эчкә кабул итәргә ярамый. Пропиленгликоль - табигый үсемлек продуктларыннан ясалган кыйммәтле матдә, ә аның арзан аналогы – нефть продуктлары кулланыла торган ясалма консервант. Әлбәттә, яшүсмерләр аның аналогын сатып ала, чөнки оригиналы кыйммәтле. Шушы ясалма компонентлар тәэсире белән үсмерләрнең үпкәләре үсүдән туктарга мөмкин. Шул ук ментол кан тамырларын киңәйтә торган матдәләр барлыкка китерә. Бу үз чиратында кан басымын күтәрә, ишемия, стенокардия, миокард инфаркты китереп чыгара ала. Шулай ук ментол нерв күзәнәкләренең сизгерлеген киметә. Сыекчаның башка компонетлары да файдасы белән мактана алмый.

Һәр вейпер үз сәламәтлеге өстендә эксперимент куя дисәк тә, ялгышмабыз. Чөнки барлык җитештерүчеләр дә сыекча составын дөрес күрсәтми. Алар арасында куркыныч химикатлар да булырга мөмкин.

Яшүсмерләрнең бу мавыгуына кул селтәр алдыннан аның яшь организмга зур зыян китерүен, дөрес үсәргә комачаулавын һәм мәкерле чирләр барлыкка килү куркынычын арттыруын онытмасак иде.

 

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса