Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Хөрмәтле әбунәчеләребез! Газетабызны укучы милләттәшләребез!

Менә киләсе 2022 елга газетага язылу кампаниясе башланды. Озак еллардан бирле шатлык-сөенечләрегезне, кайгы-көенечләрегезне, борчуларыгызны уртаклашып, безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Газетаны өйгә яздырып уку – ул аны яшәтү, үзең дә милләт, райондашлар, якташлар белән бер сулышта булу дигән сүз. «Әлмәт таңнары»н даими укуыгыз, фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерүегез, район тормышына битараф булмавыгыз безнең эшебездә зур терәк, этәргеч булып тора.

Редакциянең иҗат коллективы газетаның эчтәлеген баету, бизәлешен яхшырту өстендә эшли. Газета битләрендә нинди теманы яктырткан язмаларны күрәсегез килсә, хат язып салыгыз, шалтыратыгыз, килеп чыгыгыз!

«Әлмәт таңнары» тагын да кызыклы, мавыктыргыч булачак. Күрше-күлән, туган-тумачага да әйтегез, белми калмасыннар.

Киләсе ярты елга почта бүлекләреннән тыш, без-нең хезмәткәрләр ярдәме белән ташламалы яздыру мөмкинлегегез бар. Газетага 1 айдан алып 1 елга кадәр вакытка язылырга мөмкин. Болай эшләгәндә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр китапханә яки мәдәният йортларыннан, шәһәр халкы редакциядән һәм рекламада күрсәтелгән урыннардан барып алырга мөмкин.

Без – гыйлемле, укымышлы халык. Телле, денле, динле милләт. «Әлмәт таңнары»ның яшәве, халкыбызның милләт булып саклануы сезнең газетага язылуыгыздан тора, газиз халкым.

Беребез өчен беребез кирәк, безгә шулай җиңелрәк, тормышлары ничек кенә авыр булмасын!

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса