Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүче 208 мең кеше Бөтенроссия халык санын алуда катнаша

«РФ Дәүләт хезмәтләре» порталы беренче тапкыр онлайн исәпкә алу кәгазьләрен тутыру мөмкинлеге бирә.

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр илнең бөтен территориясендә халык санын алу уза. Быел анда Әлмәт районында яшәүче 208 мең кеше катнаша. Мондый санны  Башкарма комитетның статистика бүлеге белгечләре теркәгән. Авыл торак пунктларына 364 исәпкә алучының 96сы китә, калганнары шәһәрдә эшләячәк.

«Әгәр алар исәпкә алучыларның йортларыгызга килүләрен теләмәсәгез, үзегез исәпкә алырга килә аласыз. Бүгенге көндә бездә 61 стационар участок бар. Шуларның берсе — күп функцияле үзәк», - дип хәбәр итте Дәүләт статистикасы бүлеге башлыгы Светлана Васильева.

Халык санын алуда катнашуның тагын бер ысулы бар. «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталы беренче тапкыр онлайн исәпкә алу кәгазьләрен тутыру мөмкинлеге бирә. Бу килеп туган эпидемия шартларында уңайлы.

Халык санын алуда катнашучылар 23 сорауга җавап бирә. Нигездә, алар белем, телләргә, яшәү урынына  кагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X