Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Октябрь аенда безне нәрсәләр көтә?

Үзгәрешләр вакцинация, күчемсез милекне теркәү, төрле акчалата түләү мәсьәләләренә кагыла. Бүген без сезне аларның кайберләре белән таныштырып үтәбез.

Үзәк банк кредит бирүне киметә?

 

1октябрьдән кулланучылар кредиты бирүдә чикләүләр кертелә. Сүз кредит алган клиентларга займ бирү буенча риск коэффициенты үсеше турында бара. Россия Федерациясе Үзәк банкында бу чара кредит оешмаларының кредит бирүне арттыруларына омтылышын һәм граждан-нарның бурычларын киметү мөмкинлеге бирәчәк дип исәплиләр. Хәбәр ителгәнчә, иң югары өстәмәләр займнар өчен 35 процент һәм аннан да күбрәк каралган. Иң түбәне – бурыч йөкләнеше булмаган клиентлар өчен кредитларга елына 10 процент.

 

Бюджет хезмәткәрләренең окладлары арта

 

1октябрьдән хәрбиләрнең, махсус дәрәҗәдәге полиция, ФСИН, янгын сүндерү, таможня хезмәткәрләренең һәм башка һөнәр ияләренең тариф ставкалары артты. Аларның окладлары уртача 4 % ка үсә. Моннан тыш, хәрби пенсияләрнең дә артуы көтелә. Аның күләме хәрби хезмәткәрләрнең акчалата түләүләренә турыдан-туры бәйле.

 

Балаларга акча «Мир» картасына гына килә

 

Октябрьдән барлык балалар пособиесе милли түләү системасы картасына күчерелә. Алар арасында аз тәэмин ителгән гаиләләргә түләүләр дә бар. Әгәр дә пособие алучы «Мир» картасын алып өлгермәгән икән, акча банктагы исәп-хисап счетына киләчәк. Аны кредит оешмасы кассасында яки почта аша күчерү ярдәмендә алырга мөмкин булачак. Әти-әниләрнең матди ярдәмне читтән торып кына аласылары килсә, аларга «Мир» картасын оформить итәргә кирәк.

 

Мәктәп түләүләрен алуда - соңгы мөмкинлек

 

Октябрь – укучыларның әти-әниләре бер тапкыр бирелә торган пособие алуга гариза җибәрә алган соңгы ай. 1 ноябрьдә гариза бирү вакыты чыга.

10000 сумны 6-18 яшь-лекләрнең (алты яшь 1 сентябрьгә кадәр тулган булырга тиеш) әтисе яки әнисе (шул исәп-тән аларны асрамага алучылар), опекуннар һәм попечительләр алырга мөмкин. Моннан тыш, матди ярдәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы физик мөмкинлекләре чикләнгән 18-23 яшьлекләргә дә каралган.

Акчаны алу өчен әллә никадәр документ җыю таләп ителми. Бары тик дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша махсус форманы гына тутырырга кирәк. Тиешле акча теләсә нинди түләү системасы картасына күчерелә.

 

Вакцинация чикләрен киңәйтә

Бу айдан башлап шәхси медицина учреждениелә-рендә дә вакцинаны бушка ясый башлаячаклар. Моңа «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында»гы Федераль законга төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә ирешелгән. Алар илкүләм милли календарьга кертелгән профилактик прививкалар кысаларында дәүләтнеке булмаган медицина оеш-маларында вакцина ясату мөмкинлеген күздә тота. Моның өчен шәхси клиникаларга, мәҗбүри медицина иминияте структу-расында эшләү шарты белән, федераль бюджеттан акча бүленә.

Бушлай исемлеккә 12 процедура кертелгән, шул исәптән В гепатитыннан, столбняктан, туберкулездан, пневмококк, гемофиль инфекциясе, дифтерия, коклюш, полиомиелит, кызылча, колак арты бизе, кызамык һәм грипптан кабаттан вакцина ясау каралган. Шулай ук бушлай прививкалар реестрында короновирустан яки эпиде-миягә әверелергә мөмкин булган башка авырулардан вакцинация дә бар.

 

Торакны теркәү җиңеләя

 

Төзелеш яки файдалануга тапшыру стадиясендәге йортлардан торак сатып алу турындагы документны теркәү гадиләшә. «Өлеш-че»ләргә күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр ярдәм-гә килә. Ул 28 октябрьдә гамәлгә керәчәк.

Хәбәр ителгәнчә, өлешләп катнашу турындагы киле-шүне теркәү вакыты кыскартыла. Элек Росреестр моны 9 эш көнендә башкарса, хәзер әлеге процедураны, әгәр документлар күпфунк-цияле үзәк аша бирелгән булса, җиде көндә тәмамларга тиешләр. Электрон килешүләр буенча теркәү вакыты тагын да кыска – бары тик 3 көн.

 

Яңадан кайтабыз

 

Төзүчеләр арасында кабаттан «типовой проект-лаштыру» термины кире кайтты. Ул Шәһәр төзелеше кодексына икътисади яктан нәтиҗәле проект документын кабаттан файдалану төшен-чәсенә алмаш булып килде. Билгеләп үтелгәнчә, тоташ бер биналар гына түгел, аларның конкрет өлешләре дә, мисал өчен, уку класслары яки медицина учреждениеләрендәге палаталар да типовой булып саналырга мөмкин. Җитәкчелек уйлавынча, бу яңалык йорт төзү вакытын киметергә һәм акчаларны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Типовой төзелеш исемлегенә шәхси йортлар проектлары да кертеләчәк.

Таня Шамбер әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса