Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 4 хатын-кыз кабул ителде.

5нче октябрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы Иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.


Чарада 1нче хокукый яклаучылар үзәге хокукый яклаучысы Хәйретдинова Татьяна Геннадий кызы, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы белгече Билалова Диана Михаил кызы катнашты.


Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 4 хатын-кыз кабул ителде. Барысына да белгеч ярдәме күрсәтелде, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде. Сораулар алиментларны түләттерүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылышлы иде. Аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде. Бу хакта иҗтимагый яклау идарәсе хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса