Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә элекке «Татарстан» кинотеатрының киләчәге турында фикер алыштылар

Шәһәрдә «Биналарның икенче тормышы» семинары узды. 

Ташландык хәлдәге кинотеатрны нишләтергә һәм  китапханәне заманча җәмәгать пространствосына ничек әйләндерергә? Әлмәтлеләрнең бу сорауларына экспертлар, архитекторлар һәм урбанистлар җавап бирде. «Биналарның икенче тормышы» семинары «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды.

1345 квадрат метр,буш диярлек бина шәһәр үзәгендә урнашкан. Төрле елларда ул халыкка хезмәт иткән. Нигездә, монда җәмәгать туклануы булган. Мәскәү урбанисты һәм тагын берничә белгеч шәһәр халкына берничә бина тәкъдим иттеләр: буш мәйданнарны җәмгыять өчен ничек файдалы итү турында уйларга. Җәмәгать пространстволары саф һавада гына түгел, уңайлы биналарда да урнашырга тиеш.

Республика Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбриз Яруллин «Биналарга икенче тормыш» конференциясендә үзенең уңышлы тәҗрибәсе турында сөйли. Элек кеше аз йөри торган китапханәләрнең берсе хәзер шәһәрнең иң популяр урыны булып исәпләнә.

"Гадәтне формалаштырырга була һәм китапханә бик кирәк. 300 мең кеше берьюлы килде", – дип сөйләде Тәбриз Яруллин.

Китапханәдә уку, компьютер, ял зоналары бар. Һәркем нәрсә белән дә булса шөгыльләнә, башкаларга комачауламый. Барысы да билгеле, барысы да кул астында һәм иң мөһиме, барысы да бушлай. Китапханәдә акча тота торган бердәнбер урын кофейняда гына икән. 

Әлмәттә дә ташландык биналар яңа рәвеш алып, халыкка хезмәт итәр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса