Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Виртуаль авыл, яки «Фәлән җирдә ДПС тора»

Авылда эшнең бетәсе юк. Иртә таңнан торасың да, кара төндә аягыңны сөйрәп көчкә барып авасың. Ни ял юк, ни бәйрәм... Шулай диләр иде элегрәк.

Бетте бит менә хәзер. Бер эш юк авылда. Ватсап белән интернет, телефон бөтенесен эшләп бетерде.

Гел «эшсез» шәһәр халкы белән тигезләшеп бетте авыл кешеләре. Ир белән хатын-ның хокуклары тигезләнгән кебек. Әнә, хатын-кызлар бит, тигез хокук сорый торгач, совет чорында кувалда белән кәйлә тотып тимер юл салдылар. Шуның кебек, авыл да шәһәр белән тигезләште: бөтен кеше ватсапта. Һәр авылның үз төркеме бар. Заманча яши авыл. Начар түгел. Иртән уянуга «чылтыр-пылтыр» итеп хәбәр килә башлый. Синнән алдарак торган авылдашың юлда ДПС хезмәткәрләре торуын хәбәр итә. Кемдер берәү телефонын, яисә ачкычларын төшереп калдырган да икенчесе тапкан, шул хакта яза. Адашкан песи, эт, кәҗә бәрәне - барлык дүрт аяклы җан иясе ватсаптагы «авыл төркеме»ндә урын таба. Әле-гә кайтмый калган «ике аяк-лылар» турында хәбәрләр күренми. Авылга сатучылар килүе, Мәдәният йортында булачак концерт, җыелыш, кемнеңдер вафаты, соңгы юлга озату, кайгы уртаклашу кебек хәбәрләр дә урын ала.

Гомумән, нинди яңалык бар, барысы да ватсапта - авыл төркемендә. Кибет янында да, чишмә буенда да тирләп-пешеп, өшеп-туңып гайбәт сатып «савап җыя-сы» юк. Урам баганаларын-да ут янмаса, авылда су булмаса, электр утлары җе-мелдәп күзләрне авырттырса, җыелган чүпне алып китмәсәләр, кышын урамнар кардан чистартылмаса рәхәтләнәләр язып, эч бушатып. Тик хәзер халык акыллы, җаваплы оешманы атасалар да, бик исем-фамилия язып ачыклык кертмиләр. «А вдруг?» Икенче ягы бар, ватсапта бит бер-береңне күрмисең. Күзгә карап әйт-кәләшмәгәч җиңелрәк, батыррак сизә үзен кеше. Ә кара-каршы булса, күзгә-күз карашып?.. Бәлки кайбер тозлы-борычлы сүзләр әйтелми калыр иде.

Үрдәк йолыккач шырпысын ничек итеп җайлы гына алырга, колорадо коңгызыннан котылу чарасы - барысы да монда. Йомырка, суган, кишер, бәрәңге кирәк кеше дә, сатучысы да шунда яза. Бик уңайлы. Бу хакта авылда яшәүчеләр үзләре ни уйлый икән?

ЗИЛӘ САРИМОВА. Бу төркемне кирәк дим, чөнки төркем булмаган вакытта авылдагы яңалыкларны белми дә кала идек. Үлем-китем буламы, кемдер мал суя, ит кирәк булса, кемгәдер эшче көчләр кирәк. Клубта ниндидер чара булса да белдерү куела. Кемдер сыерын яки этен югалта - фотосын куя. Икенчесе күреп хәбәр бирә. Сыерың безнең янда дип авылның икенче башына йөгереп булмый бит. Шундый уңай яклары. Ә тискәре ягы: кайбер кешеләр юк-бар видеолар җибәрә, әйткәләшеп китәләр. Дөрес, күрешеп аралашуга җитми. Ләкин һәрбер йомыш саен кешегә йөгереп барып та булмый. Авыл халкы бик канәгать бу төркемнән, рәхмәт әйтәләр. Чынлап та, хәзер элекке кебек хәтта күрше белән аралашу да бик сирәккә әйләнде.

ЛАНДЫШ ЗАРИПОВА. Кирәк дип саныйм мин андый төркем. Колхоз радиосы кебегрәк күрәм. Проблеманы шунда тикшерәләр. Үзенә күрә информация чыганагы. Ә җанлы аралашу кирәккәне чарасын таба инде ул.

ӘНФӘС ГАРИПОВ. Базар кебек инде ул. Кем сата? Нәрсә сата? Ничә сумнан? Бик уңайлы. Аннан икенче ягы бар, коронавируслы заманда кеше бик бер-берсенә йөрми, ишек-капка бикле. Ә бу төркем аша бер-береңнең хәлен белеп, аралашып тора-сың. Техника заманы бит. Адәм баласы уйлап тапканнан ник файдаланмаска!

ЛИЛИЯ КУПАЕВА. Бер биш ел элек үк ясалды. Открыткалар, чүп-чар белән тула башлагач аннан чыккан идем. Хәзер кире кертмиләр. Властьлар фикере белән килешмәүчеләрне болай да төркемнән чыгарып баралар. Мөһим белдерүләр, афишалар да шунда гына. Иң кызыгы - авыл җирлеге башлыгы анда юк.

РЕЗЕДӘ ӘХМӘТШИНА. Медаль ике яклы булган кебек, бу виртуаль төркемнең дә уңай һәм тискәре яклары бар. Уңай ягы: нинди дә булса хәбәр җиткерәсе булса, авыл башлыгына (теге җирең җыймаган, капка төбең чапмаган һ.б.), үлем-китемне хәбәр итәргә җайлы. Минусы: кирәкмәгән нәрсә язып, талашып та алалар. Өйдә утырып язып җибәрү җиңел бит. Хәзерге көндә җанлы аралашуны мондый төркем түгел, ә коронавирус чикли. Кеше кешедән курка, туган туганга барырга шикләнә.

НАИЛӘ ШӘЙХЕТДИНОВА. Кирәк дип табабыз. Бу төркем, мәсәлән, авылга кагылган вакыйгалар булган очракта бик кирәк. Хәзерге вакытта бер-берең белән аралашу сирәк бит. Шуның өчен аерым төркемнәр булдыру әйбәт. Сату-алу төркеме, классташлар. Хәзер туганнар төркеме бик популяр.

ЛӘЛӘ СИТДЫЙКОВА. Бик кирәк. Аеруча «глава»га. Яңалыкларны, уңышларны язабыз. Белдерүләр, су, мал-туар, чүп машинасы килү-килмәү, туган көн белән котлау, яшелчә, йомырка, бәрәңге сату. Талашып та алалар. Халык төрле бит. Кирәкмәсә, чыгып китәләр. Хәзер болай да капка бик-ле бит инде. Аралашу кимеде. Төркемдә, беренчедән, тизлек, мөмкинлек күбрәк. Кайвакыт талашып алганда авыл җанланып та китә. Ул тормышның алыштыргысыз өлеше инде хәзер. Безнең авылда алай тәр-типле аралашалар. Уртача яшьтәгеләрнең аерым төркеме дә бар. Әбиләр дә яңалыкларны белеп тора.

Әйе, халык фикере белән килешми мөмкин түгел. Мобиль заманда яшибез. Тизләнеш чорында. Шундый мөмкинлек бар икән, нигә дип әле файдаланмас-ка?! Шулай дидем дә, халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев бер әсәрендә әйткән мондый фикер искә төште. Элек кешеләрдә кара мунча иде. Анысы да бөтен кешедә түгел, ягуын да сирәк ягалар. Мунча әрәм калмасын дип, күрше-тирәне дә дәшәләр. Ә хәзер бөтен кешедә ак мунча. Һәркем үзе ягып керә, кешегә йөрми, кеше чакырмый. Һәркемнең үз мунчасы булу яхшы бит инде. Шулай да... нәрсәнедер югалттык кебек.

Техниканың җаны юк бит. Шулай җиңел тормыш җан җылысын кысрыклап чыгарамы икән әллә?!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса