Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлауларның беренче көне башланды

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатларны сайлау уза. Шулай ук Әлмәт районының кайбер авыл җирлекләрендә җирле депутатларны сайлыйлар.

Иртәнге 8:00 сәгатьтә шәһәр һәм районда 116 сайлау участогы ачылды. Актив сайлау хокукына ия сайлаучылар саны – 148 452 кеше.


797нче участок сайлау комиссиясе рәисе Ирек Газизуллин сүзләренә караганда, Әлмәт драма театрында урнашкан сайлау участогында беренче 15 минут эчендә 30дан артык кеше тавыш биргән.

Барлыгы 2030 сайлаучы теркәлгән, шуларның 96сы өйдә тавыш бирү өчен гариза биргән. Алар, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр, өч төркем күзәтүчеләр белән бергә, 9:00 сәгатьтән башлап, аларга юл тотачак.


Тавыш бирү эпидемиягә каршы барлык чараларны үтәп уза. Сайлау участокларында гражданнарга медицина битлекләре, перчаткалар һәм индивидуаль  ручкалар таратыла, биналарда барлык өслекләрне һәм технологик җиһазларны һәр ике сәгать саен дезинфекциялиләр, катнашучылардан социаль дистанцияне үтәүне таләп итәләр.


Ольга Белова билгеләп үткәнчә, тавыш бирергә кирәк, чөнки бу безнең илдә яшәүче һәр кешенең киләчәген билгели:
- Без ирем белән бер генә тапкыр да тавыш бирүне калдырмыйбыз, чөнки бу безнең тормыш һәм балаларыбызның киләчәге.


Илшат Гәрәев шулай ук актив гражданлык позициясенең мөһимлеген ассызыклады:
Минем балаларым һәм оныкларым бар, алар өчен мин яхшы киләчәк телим. Үз тавышымны биреп, мин моңа йогынты ясый алам.


Үз сайлау участогында 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук халык теркәлү урыны буенча да, бинадан тыш та сайлый ала. Моның өчен 2021 елның 19 сентябрендә 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча участок сайлау комиссиясенә шәхсән яки телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сайлау участогының урнашу урынын РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайтында "Сайлау комиссияләре һәм референдум комиссияләре турында мәгълүмат" сервисы аша табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса