Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" 1,5 млрд. сумлык яңа грант программасын тәкъдим итте

Көньяк-көнчыгышның социаль үсешенә ярдәм итү буенча «Татнефть» иҗтимагый советында компаниянең социаль инвестицияләрне тормышка ашыруга яңа юнәлешен тәкъдир иттеләр.

Әлмәттә узган Совет утырышында «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, аның урынбасарлары Азат Ягъфәров һәм Рөстәм Мөхәммәдиев, республика министрлыклары вәкилләре, Татарстанның нефть төбәге муниципаль районнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Компания муниципалитетларга иҗтимагый әһәмиятле проектларга ярдәм итү өчен социаль инвестицияләрне бүлүнең яңа алымын-«Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләр үсеше», «Мәдәният» дигән дүрт өстенлекле юнәлеш буенча грант программасын тәкъдир итте.

Компания булган районнар администрацияләре үз проектларын грант комитеты каравына тәкъдим итә алалар. Календарь елына конкурсның гомуми бюджеты-1,5 млрд. сум.

Гаризаларны кабул итү 20 сентябрьдән башлана һәм 30 көн дәвам итәчәк. Проектларны сайлап алганда бәяләүнең төп критерийларының берсе – дәүләт яки хосусый финанславында катнашу.

Наил Маганов «Татнефть» генераль директоры:

Безнең кертемнәребез-хәйрия генә түгел, ә социаль инвестицияләр дә. Кешеләр безнең җирдә уртак эш нәтиҗәсен сизсен өчен соңгы нәтиҗә һәм реаль бурыч мөһим. Шуңа күрә грантлар алучылар акчаларны бүлү нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә тиеш булачак һәм без, беренче чиратта, финанслау белән проектларга ярдәм итәчәкбез. Бүген игълан ителгән 1,5 миллиард грант инвестицияләре-бу безнең социаль инвестицияләрнең гомуми суммасы түгел, ә бары дүрт бүлеп бирелгән юнәлеш кенә. 

«Татнефть»нең иҗтимагый советлары – БМОның тотрыклы үсеше максатларына туры китереп, компаниянең төбәкләрдә социаль инвестицияләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен булдырылган халык белән аралашуның традицион формасы.

 

 

"Татнефть" Компаниясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса