Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең бер ишегалдында ясалган мәче рәсемен торгызачаклар

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда туры эфир вакытында шәһәр ишегалларының берсендә подъезд ишекләренә ясалган мәче рәсеме белән бәйле вәзгыятьне шәрехләде.

Социаль челтәрләрдә шәһәр халкы 2013 елда әлмәтле ясаган мәче рәсемен  идарәче компания хезмәткәрләре буяган дигән мәгълүматны таратты.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, ул бу гамәлне аңламый.

"Хәзер идарәче компания җитәкчеләре аклана. Миңа мәчене кире кайтару күрсәтмәсе бирелде.
Әмма, автор яңа рәсемне ясый алмый, чөнки ул Америкага яшәргә киткән һәм хәзер кире кайта алмый.  Шуңа күрә, әгәр сез яки сезнең танышларыгыз рәсемне торгыза аласыз икән-миңа хәбәр итегез
", - диде район башлыгы.

Шулай ук ул идарәче компания рәссамга барлык чыгымнарны да түләячәк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса