Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Кәнфит бирәм. Минем белән барасыңмы?»

Яңа уку елы башлану белән әти-әниләр балалары өчен ут йотып, борчылып тора: мәктәпкә исән-имин барып җиткәнме, дәресләре беткәч, өйгә кайтканмы, кая барган, кемнәр белән аралашкан...

Кемдер моны артык кайгырту дип кабул итәр. Элек мондый контроль юк иде, ничектер исән-имин үскәнбез бит әле, диючеләр дә булыр. Юк шул, алай түгел, хәзер башкачарак, заманасы башка.

Массакүләм мәгълүмат чараларында әледән-әле балалар белән бәйле җинаятьләр турында сөйләп торалар. Психик авырулары булган кешеләр, педофиллар беркая да югалмаган - алар арабызда яши. Ул хәшәрәтләр бер гөнаһсыз сабыйларны балалар мәйданчыкларында, урамнарда аулый.

Шушы көннәрдә Кузбасста мәктәптә укучы ике кыз баланы үтерү турында хәбәр таралды. Балаларны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Ул моңа кадәр хөкем ителгән 41 яшьлек ир-ат, Мыски шәһәрендә яши. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә. 6 сентябрьдә Киселевск шәһәрендә 10 яшьлек ике кыз бала югала. Алар иртән мәктәпкә китә һәм әйләнеп кайтмый. Полиция балаларның ориентировкасын тарата һәм кызларны эзли башлыйлар. Җинаять эше ачыла. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне махсус контрольгә куярга куша. Тоткарланган 41 яшьлек ир-ат моңа кадәр сексуаль җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Ул хәзер Кузбасста ике кызны көчләү һәм үтерүдә гаебен таныган, үтерү урынын оперативникларга үзе күрсәткән. Шунда кызларның мәетләре табылган. Җинаятьтә шикләнеп тоткарланган ир-ат 2009 елда педофилия өчен хөкем ителгән булган. 10 ел утырып чыкканнан соң, 2019 елдан бирле ул күзәтү астында торырга тиеш булган. Тик, ни сәбәпледер, хокук саклау органнарының күзәтүеннән качып, ирекле рәвештә төрле шәһәрләрдә йөргән, хәтта дачаны да арендага алып яшәгән. Хәзер аны СИЗОга озатканнар. Ул кызларны башта көчләвен, аннары буып үтерүен әйткән.

Бу очрак һәркемне тет-рәндерде. Балаларга кул күтәргән җинаятьчене акларлык сүз табу мөмкин түгел, аңа карата бары тик нәфрәт, җирәнү хисе генә туа. Кызганыч, мәрхүмә кызлар очрагы бер-дәнбер түгел. Шунысы да аптырашта калдыра - ни өчен шушындый коточкыч җинаять кылган кеше хокук саклау органнарының катгый тикшерүеннән читкә китә алган? Югыйсә, мондый гражданнар кайчан да булса шартларга тиешле бомба белән ча-гыштырырлык бит. Ни өчен аларның кабат җинаять кылганнарын, бер гөнаһсыз сабыйларның гомерләрен өзгәнен көтәргә кирәк? Соңгы елларда балаларга карата җинаять кылу очраклары арта төшкәнме, әллә җинаятьләрне ачыклау эше шундый нәтиҗәләр биргәнме? Телевизордан һәм интернеттан вәхшилекне, канкойгыч сугышларны һәм җинаятьчеләр тормышын күрсәткән фильмнар яшьләр психикасына нинди йогынты ясаганын белә торып та, аларны тыймау киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерер - күзаллавы да кыен.

Имин булмаган гаилә-ләрне дә нинди дә булса бер вакыйга булганнан соң гына күзәтү астына алалар. Күпчелек нәкъ менә шундый гаиләдәге балалар педофил корбаннары була да инде. Белгечләр фикеренчә, андый балаларны төрле тәм-том бирү белән ымсындырып алып китү бик җиңел. Шул ук вакытта тулы имин тормыш белән яшәүче гаиләләрдәге балалар да педофил корбаны була ала. Андый балалар үз ирегендә булып, урамда караңгы төшкәнчегә кадәр йөрергә мөмкин.

Балалар йортларындагы тормыш та кайбер җаваплы органнарның игътибарын-нан читтә кала. Бар бәла би-тарафлыкта. Һәркем үз эченә кереп бикләнгән, күршедә кем яшәгәнен, аның нинди тормыш белән гомер иткәнен белмибез.

Педофилия - җитди психик авыру, ә мондый авырулар көзен аеруча кискенләшә төшә. Белгечләр әти-әниләргә балаларын урамда чит кешеләр белән ничек сөйләшергә, подъездга яки лифтка кергәндә нинди саклык чаралары күрергә, өйдә үзләре генә булганда ишекне кемгә ачарга яки ачмаска - барысын да аңлатып бирергә тиешләр.

Баланың аеруча интер-неттагы куркынычсыз-лыгына игътибарны арттыру мөһим. Мөмкинлектән чыгып, куркыныч сайт-ларны ача алмаслык прог-раммалар куярга кирәк. Балага шулай ук адрес, телефон номеры, эш, уку урыны турында мәгълүмат урнаштырырга ярамавын да төшендерү зарур. Социаль челтәргә шәхси фотолар куярга ярамаганлыгы ту-рында да сөйләшү кирәк.

Балалар куркынычсызлык чараларын белгәндә генә якланган, сакланган була. Башлангыч сыйныфта укы-ган баланы әти-әниләр мәктәпкә, түгәрәкләргә озатырга һәм каршы алырга тиеш. Безгә эшләргә кирәк, вакытыбыз юк, дию сәбәп була алмый.

Сабый үзенең тормышы өчен җаваплылыкны берүзе генә күтәрә алмый, ул моңа әзер түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм балалар хакында мөбарәк хәдисендә: «Балалар - тормыш чәчәкләре. Балалар - җәннәт күбәләкләре», - дип әйткән. Сабый дөньяга бәхет өчен туа бит. Саклыйк, яклыйк без аларны!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса