Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә имин һәм сыйфатлы юллар проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәләр

Әлмәт районында инде өченче ел рәттән «Куркынычсыз сыйфатлы автомобиль юллары»милли проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Норматив халәткә туры килә торган юллар өлешен арттыру 2019 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча Россиядә гамәлгә ашырыла торган әлеге проектның өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

Безнең районда 2021 елга планлаштырылган юл эшләре тәмамланган инде. «Татнефтедор»ның Әлмәт филиалы «Әлмәт - Мөслим» (1 км), «Рус Акташы - Кузайкино» (3,3 км), «Әлмәт - Азнакай» (2 км) төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлады. Асфальтобетон җәелгән, юл кырыйлары ныгытылган, юл билгеләре төшерелгән.

2019 елда «Рус Акташы - Азнакай» - Сөләй (1,05 км), «Рус Акташы - Кузайкино» - Дербеден - «Казан - Оренбург» (2,5 км), «Түбән Мактама - Иске Суркино» (1,85 км), «Иске Суркино - Яңа Суркино» (0,68 км) автомобиль юлларының искергән катламнары торгызылды.

2020 елда әлеге программа кысаларында «Рус Акташы - Кузайкино» - Дербеден - «Казан - Оренбург» (2,3 км), «Казан - Оренбург» - Кәләй ст. - «Чаллы - Зәй - Әлмәт» (3,4 км), «Түбән Мактама - Иске Суркино» (1,2 км) автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалган.

2021 елда Татарстанда милли проект буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары ремонтланачак. Бу норматив халәтнең 48,2%ын тәэмин итәчәк.

 

Фото: Әлмәтнең автомобиль юллары идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса