Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләр көнендә Әлмәттә берничә социаль объект ачылды

Аларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Әлмәттә ачылган яңа социаль объектларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Нефтьчеләр көнендә «Каракүз» балалар бакчасы һәм балалар хирургия комплексы ачылды. Агымдагы елның мартыннан Әлмәт дәүләт нефть институты кампуслары файдалануга тапшырылды, ә җәйдән 1 нче мәктәптә биокласс эшли. Шәһәрдә мондый сыйныфлар өчәү.

Президент «Каракүз» балалар бакчасын карады. Ул 140 балага исәпләнгән, димәк монда  6 төркем булачак. Бу урында инде балалар бакчасы булган, әмма аннан бина офиска әйләнгән. Аны киредән балалар бакчасына әйләндергәннәр. «Татнефть» нең узган елның февралендә узган иҗтимагый советында әнә шундый карар кабул ителде. Балалар бакчасында тәрбия Мария Монтессори педагогик системасы буенча алып барылачак, ул балаларның логикасын, аналитик сәләтләрен һәм интеллектын үстерә.


Югары нефть мәктәбе студентлары өчен кампуслар да файдалануга тапшырылган. Хәзер кампуста 650 студент яши. Укучылар һәм аларның укытучылары өчен 708 урынга исәпләнгән 2 корпус файдалануга тапшырылган. Тагын укыту-лаборатория һәм офис корпуслары, җир асты парковкасы, балалар бакчасы белән төзелгән йортлар төзелеше дәвам итә.

Тагын бер мөһим объект – перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсенең хирургия комплексы сафка басты. Яңа медицина корпусы Әлмәт һәм Азнакай районнары балаларына хирургия ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Моңа кадәр балаларны Лениногорскида дәваладылар яки «Татнефть» медсанчастенең өлкәннәр хирургиясенә озатканнар. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев медицина корпусын, палаталарны, процедура, операция бүлмәләрен карадылар, шулай ук табиблар белән аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса