Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбендә биокласс ачылды

Анда Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев катнашты.

In-vitro вегетатив үрчетү методы белән чыгарылган үсемлекләр үстерү лабораториясе белән заманча биология кабинеты 1 нче урта мәктәптә 2021 елның җәеннән бирле эшли.  Бу инде нефть шәһәрендә өченче шундый сыйныф.

"Татнефть"нең уникаль мәгариф проекты 2019 елда эшләтеп җибәрелде. Татарстанның көньяк-көнчыгышында шундый 8 лаборатория эшли.

Биокласслар биология дәресләрен яңа форматта үткәрергә мөмкинлек бирә: укучылар тикшеренү һәм гамәли эшчәнлек белән шөгыльләнә. Сыйныфлар интерактив такталар, ут һәм электрон микроскоплар, ноутбуклар, барлык кирәкле кораллар, лаборатор савыт-саба, реактив һәм биоматериаллар белән җиһазландырылган.

Рөстәм Миңнеханов белән Миңтимер Шәймиев

Биредә махсус шартларда булачак агачлар үсентеләре табигый яшәү тирәлегенә утыртканчы үсә.
Проектны тормышка ашыру барышында балалар 60 меңнән артык үсемлек, шул исәптән, триплоидлы усак, сирень, бөрлегән, ак горечавка, голубика, канәфер, ак каен, бәрәңге, җир җиләге үстерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса