Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуслар киңәше язмышны да үзгәртә ала

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан бу тармакка шактый гомерен биргән һәм аның үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне искә алмыйча ярамый.

Алар арасында Миннегалим Фәрхетдинов та бар. Аны хаклы рәвештә скважиналарга җир асты ремонты үткәрүнең аксакалы дияргә була. Лаеклы ялга чыкканчы ул гади шофердан «Татнефть» ААҖ идарәсе УПРСының Елховой цехы начальнигына кадәр олы юл үтә. Миннегалим Гәрәевичның үз эше турында дәртләнеп сөйләвенә карап, кайчандыр аның үз тормышын нефть өлкәсе белән бәйләргә уйламаган да булуына ышануы кыен.

Хезмәт эшчәнлеген ул 70 нче елларның икенче яртысында башлап җибәрә. Слесарь, шофер булып эшли, насослар монтажлау буенча слесарьларны скважинага илтә, алып кайта. Әмма ул чакта җир асты ремонтының нәрсә икәнлеген күз алдына да китерә алмый. Аның сүзләренә караганда, юлда барганда хезмәткәрләр аны берничә тапкыр эшкә чакырып карыйлар. Тик аларның эшен күзәтеп, ул берни дә үзгәртергә теләми: чис-та киемнән җылы кузовта утыруны хуп күрә. Ул чакта Миннегалим Фәрхетдинов язмышының башкача борылыш алачагын уйлап та карамый.

Бер дустының әтисе - атказанган нефтьче - аңа нефть сәнәгатендә чын эш кайнавы турында сөйли һәм аны шунда чакыра. Яшь Миннегалим эшен алыштырырга ашыкмый, тик шулай да нефть институтына укырга керә, аннан армиягә китә. Ватанга бурычын үтәп кайтканнан соң ул тагын бер дусты белән очраша. Анысы инде Миннегалим Гәрәевичны скважиналарга җир асты ремонты үткәрүдә үз көчен сынап карарга үгетли ала.

1984 елда Миннегалим Фәрхетдинов «Елховнефть» идарәсенең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү цехына эшкә урнаша. Биредә оператор, бораулаучы, мастер булып эшләргә өлгерә. «Зәйнефть» нефть-газ чыгару идарәсе оешкач, нефтьче 1989 елда анда мастер булып күчә. 1991-1995 елларда Көнбатыш Себер ятмаларында эшли, аннары «Зәйнефть»кә кабат әйләнеп кайта, анда ПРС әйдәүче инженеры булып эшли. Ике елдан бу цехны җитәкли. Елховой һәм Зәй цехлары кушылганнан соң да идарәдә эшләвен дәвам итә әле. 2018 елда, скважиналарны ремонтлау буенча идарәне үзгәртеп корганнан соң, аны Елховой цехы начальнигы итеп билгелиләр. Бу вазифада ул быелга кадәр эшли һәм лаеклы ялга китә.

- Бу эшне сайлавыма бер генә дә үкенмәдем. Эшем кызыклы һәм нефтьчеләр арасында хөрмәтле. Кайчагында механик таушалу аркасында торбаларда өзеклек була, скважина тыгыла. Җир асты ремонтчыларының бурычы - аны эшләргә мәҗбүр итү. Монда тиз уйларга, дөрес карар кабул итәргә кирәк, чөнки күпме кеше һәм техника җәлеп ителгән. Җиһазлар елдан-ел модернизацияләнүгә карамастан, бурычлар кимеми: һәр ел үзе белән ниндидер яңалык алып килә. Кыскасы, безнең өлкәдә эш кайный - шунысы мавыктырды да, - дип билгеләп үтә Миңнегалим Гәрәй улы.

Пенсионер шулай ук бу һөнәрдә ялкаулар һәм йомшак характерлы кешеләргә урын булмавын да ассызык-лады.

- Андыйлар, кагыйдә буларак, бер айдан да артык эшли алмый, китә. Әмма калган кешеләр хезмәт җитештерүчәнлегенә һәм югары нәтиҗәләргә йөз тоткан чын фикердәшләр командасына эләгә. Һәм мин шушы хәрәкәтнең бер өлеше булуым белән горурланам, - дип нәтиҗә ясый Миннегалим Фәрхетдинов.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса