Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакыт белән сыналган

Һәр предприятиедә иң катлаулы, амбициоз проектларны һөнәри яктан оста, тәҗрибәле белгечләр гамәлгә ашыра.

«Татнефть»нең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсеннән Ямаш ПРСы цехы хезмәт юлларын республиканың көньяк-көнчыгышында нефть тармагы барлыкка килү һәм үсү дәверендә башлап җи-бәргән, ә хәзер ышанычлы терәк булып, үзләренең бәяләп бетергесез тирән белемнәре нигезендә югары нәтиҗәләргә ирешүне дәвам итүче хезмәткәрләре белән хаклы рәвештә горурлана.

Шуларның берсе - «Ямашнефть» идарәсенә ерак 1997 елда ук килгән һәм шул вакыттан бирле предприятиегә тугры калып хезмәт куючы скважиналарга җир асты ремонты үткәрү буенча өлкән оператор Иван Горбунов.

Элек егет машина йөртүче булып эшләгән һәм һөнәрен алыштырырга уйламаган да. Әмма бервакыт ул эшкә урнашырга урын таба алмый. Шулай да Иван Горбунов өметен өзми - көн саен Ямаш цехы капкасына килеп, үзе теләгән эш урыны булу-булмавын белешеп тора. Башка хезмәткәрләр аның еш килүен күреп, сораулар бирә башлыйлар. Сәбәбен белеп алуга, егеткә укырга һәм үзен нефть өлкәсендә сынап карарга тәкъдим итәләр. Иван Михайлович игелекле кешеләрнең шулай ярдәм итәргә атлыгып торуларына бик тәэсирләнүен искә алды. Предприятиедә ул менә инде 20 елдан артык намус белән эшли һәм җитәкчелекне дә, хезмәттәшләрен дә бер генә тапкыр да уңайсыз хәлгә куйганы юк.

Иван Горбунов белән бригада егетләре арасында шунда ук эчкерсез һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаша. Остазына әйләнгән беренче мас-терын ул бүген дә җылы хис-ләр белән искә ала:

- Ул еш кына бер гыйбарәне кабатлый иде, мин аны бүгенге көнгә кадәр йөрәгемдә саклыйм һәм теләсә нинди эштә инструкция буларак кулланам. «Дуслык - дуслык белән, ә эш - эш белән». Бу безнең һәрберебез иң беренче чиратта үзенә генә таянырга, үз өстенә алган җаваплылыкны аңларга һәм читтән ярдәмгә исәп тотмаска тиеш дигәнне аңлата. Бары тик шулай гына абруй яуларга һәм үз эшенең чын остасына әйләнергә мөмкин.

Иван Горбунов шундый булып чыга да. Башта бораулаучы булып эшли, Самарага нефть ятмаларына йөри, аннары югары үзле нефть өчен бөтенләй башка технологияләр кулланыла торган җиһазларны үзләштерә. Шул рәвешле ул өйрәнә, үсә һәм нәтиҗәдә скважиналарга җир асты ремонты үткәрүдә киңкырлы белгечкә әйләнә. Әмма, белем һәм тәҗрибәдән тыш, Иван Горбунов нефть тармагы объектында иң мөһиме вакыт дип саный, ул кешеләр бер-берсенә күнегеп өлгер-сен һәм бербөтенгә әйләнсен өчен кирәк, ди ул. Скважиналарда иң мөһиме - куркынычсызлык, ә аны бары тик бер-берсен күз карашыннан яки ярты сүздән аңлаган кешеләр генә тәэмин итә ала.

Иван Михайлович сүзләренә караганда, барлык проблемаларны да алар бергәләп хәл итәләр, шуңа күрә хаталанулар булмый. Барлык хезмәттәшләрем дә, җитәкчелек әгъзалары да «төптән чыккан», шуңа күрә аларның белем-күнекмәләре югары дәрәҗәдә профессиональ генә түгел, ә авыр физик хезмәт еллары дәвамында чарланган, ди ул. Ә болар барысы бергә эшнең һәр көнен күңелле һәм нәтиҗәле итә.

«Татнефть»нең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү идарәсеннән Ямаш ПРСы цехы начальнигы Дмитрий Зимин эшләү дәверендә Иван Горбуновның үзен искиткеч яхшы, универсаль белгеч буларак күрсәтүен билгеләп үтте. «Ул гадәти скважиналардан югары үзле нефть скважиналарына тиз арада һәм нәтиҗәле күчә алды. Хәзер яшьләрне өйрәтә, белем һәм тәҗрибәсен алар белән уртаклаша. Җа-ваплылык һәм намуслылык кебек сыйфатлары аркасында ул бригадада лидер һәм предприятиедә алдынгы хезмәткәр», - диде ул.

Цехка көч-куәте ташып торган яшь вакытта килгәч, Иван Горбунов кыенлыкларны күрми дә, хәтта бишәр көн командировкаларга йөрү дә аңа кыенлык тудырмый. Ә төнге сменадан соң ул әле хәзер дә таң атуына карап сокланудан туктамый.

Иван Михайлович лаек-лы ял турында әлегә уйламый да, көч күп, ә белем һәм күнекмәләрен остаз буларак еш кына үз канат астына алып, эшкә өйрәтә торган яшь белгечләргә тапшырырга кирәк. Безнең төбәктә нефтьче һөнәре бик мөһим, һәм бу өлкәдә эшләүче һәр хезмәткәр автомат рәвештә үз шәһәре һәм районының йөзенә әверелә, шуңа күрә көчле, намуслы һәм үсәргә ом-тылуда үҗәт булырга тиеш, дип саный ул.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса