Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләргә - дан һәм хөрмәт

Нефтьчеләр көне уңаеннан «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә тырыш хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Нефтьчеләр көне уңаеннан «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә тырыш хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Иң яхшы белгечләрне хөрмәтләү идарәдә күркәм традициягә әверелде. Бәйрәмнең төп геройлары - бүгенге хезмәткәрләр. Барысы да хезмәт кешеләре, үз эшләренең чын осталары. Быелгы бүләкләү тантанасында «Татнефть-Добыча» структур берәмлегендә эшләүче 47 кеше билгеләп үтелде.

Нефтьче һөнәре - аеруча зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы үз предприятиесенең горурлыгы булып, нефть тармагы һәм төбәк икътисады үсешенә саллы өлеш кертүчеләр. Бу хакта «Елховнефть» идарәсе начальнигы Вадим Гыйләҗев та тагын бер кат искәртеп үтте:

- Безнең идарә берничә дистә ел дәвамында нефть чыгару белән шөгыльләнә. Шунысын билгеләп үтү мөһим, предприятие бер урында гына таптанмый, ул даими үсештә: җиһазлар камилләштерелә, яңа проектлар гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта нефть чыгару процессының мөһим аспектлары - әйләнә-тирә мохитка, экологиягә сакчыл караш һәм эшләүчеләр өчен куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү дә саклана. Әмма теләсә кайсы предприятиенең нигезен иң элек кешеләр тәшкил итә. Көннән-көнгә, айдан-айга, елдан-елга сез үзегезне уртак эшкә багышлыйсыз һәм предприятие үсешенә зур өлеш кертәсез. Сезнең тырышлык, мөмкинлекне күрә белүегез, алга бурычлар куеп, аларны үтәүдә уңышка ирешүегез бәрабәренә «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе элеккечә үк компаниянең иң ныклы нигез ташының берсе булып тора. «Татнефть» компаниясе һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмебез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

«Татнефть-Добыча» структур берәмлегенең дүрт хезмәткәре Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бер кеше «Татнефть» ААҖ-нең мактаулы нефтьчесе» исеменә лаек булды, тагын өчесе компаниянең Мактау грамотасына, ал-ты хезмәткәр генераль директорның Рәхмәтенә лаек булды. «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең мактаулы нефтьчесе» исеме дүрт хезмәткәргә бирелде. Калганнары Мактау грамоталары, җитәкченең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә 10 кеше структур бүлекчәнең Мактау тактасына кертелде.

- Хезмәтебезне югары бәяләгән өчен җитәкчелеккә рәхмәт әйтәсем килә, - диде бүләкләнүчеләрнең берсе, «Елховнефть» идарәсенең 2 нче нефть һәм газ чыгару цехыннан сусызландыру һәм тозсызландыру буенча оператор Рәмзия Галимова. Ул идарәдә инде 11 ел эшләвен һәм үз коллективын - ЦДНГ-2не зур һәм тату гаилә дип санавын әйтеп үтте. Форсаттан файдаланып, оператор 2 нче бригададан хезмәттәшләрен, мастерлары Алексей Брусовны, ДНС-11дә эшләүче коллегаларын һәм барлык нефтьчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Тантанада аңа «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехының сусызландыру һәм тозсызландыру установкасы операторы Максим Клочков та котлауларга кушылды. Нефтьчеләр көне уңаеннан аңа туган предприятиесе җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу аның өчен тәүге бүләк булуын ассызыклап, ул:

- Хезмәтемне бәяләүләренә бик шатмын. Минем өчен көтелмәгән һәм күңелле вакыйга. Җитәкчелеккә рәхмәт, ә хезмәттәшләремне бәйрәм белән тәбрик итәм! Хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим! - диде.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса