Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Магановның Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар! Сезне Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Нефтьче һөнәре илебездә иң абруйлы һәм иң әһәмиятле һөнәрләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Безнең төбәктә нефть чыгару белән күп гасырлар элек шөгыльләнә башлаганнар, ә узган гасырның 40 нчы елларында киң колачлы нефтьче кәсебе тулы бер буын өчен тормыш һөнәренә әверелде. Тәүге юл яручылар әлеге хезмәтне китаплар буенча түгел, ә гаять авыр шартларда буровойларда һәм промыселларда сынаулар һәм хаталанулар, ачышлар һәм табышлар аша үзләштерделәр, бәяләп бетергесез тәҗрибә тупланды, республикабыз, илебезнең нефть тармагына нигез салынды һәм «Татнефть» компаниясе төзелде. Ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм тирән рәхмәтебезне белдерәбез!

Бүген яңадан-яңа буыннар әтиләре һәм бабаларының эшен дәвам итә. Хәзер нефтьчеләргә иң заманча технологияләр һәм алдынгы техника - компьютерлар, квадроцикллар, дроннар, гаджетлар, чыбыксыз элемтә ярдәмгә килде. Бай фәнни-техник потенциал компаниягә мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп нефть чыгарырга, тирән нефть эшкәртүне тәэмин итәргә, катлаулы нефть химиясе процессларын корырга, конкурентлыкка сәләтле шин продукциясе эшләп чыгарырга, производствоның башка юнәлешләрен үстерергә мөмкинлек бирә.

Заманалар үзгәрә, алга яңа бурычлар куела, әмма элеккечә үк кешеләрнең иминлеге безнең өчен стратегик максат булып кала бирә. Әйләнә-тирәдәге дөньяны яхшырак, ә кешеләрнең тормышын бәхетле итәргә тырышу мөһим. Балаларыбыз, оныкларыбыз һәм без үзебез дә чиста һава суларга, чиста су эчәргә, якты мәктәпләрдә укырга, спорт, сәнгать белән шөгыльләнергә, төзек шәһәрләрдә һәм авылларда яшәргә, сәламәт, көчле булырга, иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга тиеш.

Яңа чынбарлык, яңа чакырулар шартларында да безнең компания элеккечә үк бөтен игътибарын кешеләргә юнәлтә. Талантлы эшчеләргә, галимнәргә, квалификацияле инженерларга, җаваплы җитәкчеләргә. Нәкъ менә алар - зур хәрефтән языла торган Профессионаллар, үз эшләренә һәм туган төбәкләренә бирелгән патриотлар безнең төп кыйммәтебез булды һәм шулай булып кала да! Безнең куәт һәм көч - аларда! Бергә булсак, без теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз һәм компаниябезнең, республикабыз һәм илебезнең алга таба үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итәчәкбез!

«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса