Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Кадерле әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары!

Сезне чын кү-ңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!

Республика көне - татарстанлылар ярата һәм хөрмәт итә торган, ку-накчыл төстә һәм традицион рәвештә матур программа белән билгеләп үтелә торган дәүләт бәй-рәме.

Без тормыш өчен уңайлы, уңышлы һәм берөзлексез үсә торган республикада яшибез, аның казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Татарстанның чәчәк атуы - анда яшәүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе ул. Һәр татарстанлының җаваплы хезмәте бәрабәренә республикабыз лаеклы тормыш сыйфаты белән мактана һәм горурлана ала.

Әлмәт районы Татарстанның үсеш энергиясенә саллы өлеш кертә. Без эчке территориаль продуктны формалаштыруда алдынгы позицияләрне билибез. «Татнефть» компаниясенең республикада яшәүчеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәте, торак пунктларның инфраструктурасын яхшырту, мәдәният һәм сәнгатьне, фән һәм мәгарифне үстерергә омтылу - болар барысы халыкның тормышын көннән-көн уңайлырак һәм кызыклырак итә.

Республика көнен әлмәтлеләр бик ярата, бәйрәмне көтеп ала. Бер үк вакытта ул җәйнең имин тәмамлануы символы да. Быел әлмәтлеләр һәм нефть башкаласы кунаклары өчен һәрвакыттагыча кызыклы һәм эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә. 30 августта бәйрәм 11.00 сәгатьтә башланып, кичкә кадәр дәвам итәчәк. Төп чаралар Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда узачак. «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган концерт программасы барлык буыннар өчен дә кызыклы булачак. Бәйрәм көнен шулай ук «Чайный дворик» скверындагы тематик программа, «Урам кинотеатры», тере музыка, инструменталь коллективлар, шәһәр һәм район артистлары чыгышы, һөнәрчеләр күргәзмәсе, фотозоналар, мастер-класслар да бизәячәк.

Бәйрәм программасының шактый эч-тәлекле булуын исәпкә алып, кунакларны һәм әлмәтлеләрне коронавирусны кисәтү буенча Роспотребнадзор киңәшләрен үтәүгә игътибарлы булырга чакырабыз. Мәйданчыкларда булганда битлекләрдән йөрү, бәйрәм итү урыннарында куелган санитайзерлардан файдалану мәслихәт.

Татарстан Республикасы көне белән, кадерле дуслар! Традицияләргә хөрмәт һәм буыннар дәвамчанлыгы саклансын, югары технологияләр, фән һәм мәгариф үссен, һәркайсыбызга ныклы сәламәтлек һәм иминлек, җан тынычлыгы юлдаш булсын. Күңелебезгә якын булган, инновацион, прогрессив Татарстаныбыз анда яшәүче һәр кеше өчен бәхетле йорт булсын иде.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса