Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче тыл ветеранына 90 яшь тулды

Район башлыгы юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов, район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев котлады.

"Озын гомерле якташлар-безнең район горурлыгы. Сез тормыш юлындагы барлык кыенлыкларны лаеклы рәвештә җиңеп чыга, игелекле, ярдәмчел, сизгер балалар тәрбияли алдыгыз. Без Сезгә нык сәламәтлек, көч, тынычлык һәм йортыгызга игелек телибез», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов үзенең котлавында.

Абдуллин Рәшит Шандур улы 1931 елның 25 августында Баулы районының Яңа Чүте авылында туа. Гаиләдә сигез бала тәрбияләнә. Рәшит Шандурович 4 сыйныфка кадәр мәктәптә укый. 10 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң 40 ел дәвамында «Татбурнефть»тә хезмәт куя. Хатыны белән бергә ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген ул ике онык һәм өч оныкчыкның уңышларына куанып яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса