Әлмәттә «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр»проекты кысаларында ишегалды бәйрәмнәре старт алды
«Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында 8 Март, 2а һәм Тельман урамы, 43 адресы буенча урнашкан ишегалларында бәйрәм чаралары узды.
Әлмәттә республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 елга Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк, агымдагы 2021 елда районда 93 ишегалды төзекләндереләчәк.
Бүгенге көндә 47 ишегалдында эшләр тәмамланган, 39 ишегалдында эшләр дәвам итә, 7 ишегалдында эшләр якын көннәрдә башланачак.
Бәйрәм чаралары барышында ишегалларында күңел ачу, уен нокталары эшләде, мастер-класслар һәм викториналар оештырылды. Шәһәрнең иҗат коллективлары халыкны концерт номерлары белән сөендерделәр.
Район башлыгы Тимур Нагуманов актив кешеләрне бүләкләү тантанасын үткәрде. Тырыш хезмәтләре һәм территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен Гыйльфанова Римма Гатуф кызы һәм Мухтарулина Рәсимә Михайловна район Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Шәһәребезнең йөзе көннән-көн үзгәрә. Күп кенә республика программаларын гамәлгә ашыру, «Татнефть» компаниясе ярдәме белән Әлмәт республикабызның иң матур шәһәрләренең берсенә әверелә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа