Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде

Анда аерылган ирләре алимент түләмәгән 6 хатын-кыз кабул ителгән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.


Чарада 1нче адвокат үзәге адвокаты Хәйретдинова Татьяна Геннадий кызы, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы белгече Билалова Диана Михаил кызы, суд приставы-башкаручы Переведенцева Олеся Юрий кызы, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Беляева Рузина Риза кызы катнашты.


Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, аерылган ирләре алимент түләмәгән 6 хатын-кыз кабул ителде. Барысына да  ярдәм күрсәтелде, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде. Сораулар алиментларны түләттерүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылышлы иде. Аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде, дип хәбәр итә шәһәрнең социаль ярдәм идарәсе. 

 

Фото: Әлмәт районының "Опека" үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса