Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе үтте

Ярминкәдә 47 кеше катнашты.

Әлмәттә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды. Бу юлы эш бирүчеләр пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитеп килгән әлмәтлеләргә эш урыннары тәкъдим иттеләр. Ярминкә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге территориясендә узды.

Эшкә урнашырга теләүчеләргә анкетаны тутырып, потенциаль эш бирүче белән әңгәмә корырга кирәк. Ярминкәләр айга ике тапкыр уза. Балигъ булмаганнар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм студентлар өчен каникуллар башлану белән ел саен үткәрелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә ярминкәләр үткәрәләр. Бу юлы-пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең  вакансияләр сайлау мөмкинлеге бар иде.

Вакансияләр ярминкәсенә 47 кеше килгән.  481 вазифа тәкъдим ителгән. Эш тәкъдим итүчеләр слесарьлар, кондитерлар, машина йөртүчеләр, машинистлар, бораулаучылар, сату буенча менеджерлар, сатучылар, җыештыручылар эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса