Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәрендә 1300-нче сабый туган

 10 август көнне Әлмәт шәһәре ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан 1300 сабый туу турында акт теркәлде.

9 август көнне Гилязов Асфер Фәрид улы һәм Эльвира Валерий кызы гаиләсендә кыз бала туган. Сабыйга  Айлина  исеме кушылды. Айлина туу белән Гилязовлар гаиләсе күп балалы булды.


ЗАГС белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әтисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.


Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса