Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлне ремонтлый башладылар

Әлмәтлеләрнең үтенечен ишеттеләр.

Әлмәттә сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлне реконструкцияләүгә керештеләр. Аның торышы турында халык күптән социаль челтәрләрдә һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында язалар иде. 

"Әфганчыларга һәйкәл җимерелә! Плитәләр егылды, зурярыклар куркыныч. Бина янында гына матур, матур.  Әфганчыларга һәйкәлне ремонтлагыз! Хәтеребезне хөрмәт итегез!", – дип язган үзенең мөрәҗәгатендә кулланучы.

Шул вакытта, апрель аенда, шәһәр башкарма комитетында һәйкәл агымдагы елда төзекләндереләчәк, дип җавап бирделәр. Ә августта тагын бер җавап пәйда булды.

"Инвестор тарафыннан һәйкәлне гранит таш белән тышлау юлы белән реконструкцияләүгә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Һәйкәлне реконструкцияләү 09.08.21 елдан башланачак."

Факт буенча эшләр әле иртәрәк башланды. Хәзер плитәләрне демонтажлау төгәлләнде. Мәйданчыкны  чистарту һәм төзелеш чүп-чарын чыгару эшләре бара. Эш вакытында сугышчыларга куелган һәйкәлне, зыян китермәс өчен, тартма белән япканнар. Мемориалны  30 октябрьгә хәтле төзекләндереп бетерергә планлаштыралар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса