Хәтере барның - әйтере бар
Бик тыныч, артыгын сөйләшмичә, читтән күзәтеп торганнан соң гына үзенең төпле фикерен әйтеп куя. Дүрт дистә елдан артык редакциядә эшләү тәҗрибәсе аны билгеле бер һөнәри калыпка керткән.
Гөлфия Фахразый кызы Әхмәтханова хезмәт юлын «Знамя труда»ның дубляжы булган «Хезмәт байрагы» газетасында башлап җибәрә. Шушы еллар эчендә тупланган тәҗрибә, кешеләрне тану, алар белән уртак тел табып аралаша белү сәләте аңа заман белән бергә атлап бару мөмкинлеге бирә. Бүгенге вәзгыятьтә эш урынын еш алыштырып, үзеңне «эзләү» табигый саналса да, бер хезмәт урынында озак еллар һөнәри тәҗрибә туплау, аны башкалар белән уртаклашу - нәтиҗәлелекне ныграк арттыра. Шәхсән мин шулай уйлыйм.
«Хәтере барның - әйтере бар», ди безнең халык. Гөлфия ханымның да әйтер сүзе шактый. Дистә елларга сузылган хезмәт дәверендә газета редакциясендә җитәкчеләр генә түгел, илдә әллә ничә «патша» алышынды, идеология, яшәү рәвеше үзгәрде. Ул аларның барысын да үз йөрәге, үз җилкәсе аша уздыра.
Редакциягә аны очраклы рәвештә журналист, шагыйрь, ул вакытта дубляж буенча мөхәррир урынбасары булып эшләүче Әхтәм Фәтхи алып килә. Атнасына дүрт тапкыр укучыга барып ирешә торган газетада башта корректор була, озак та үтми, кызны тәрҗемәче итеп күчерәләр. «Знамя труда»да чыккан һәр материал, һәр авторның әйтергә теләгән фикере сүзен-сүзгә тәрҗемә ителеп бирелергә тиеш. Тәрҗемә эше катлаулы гына түгел, ул хезмәткәрнең грамоталы һәм бар нәрсәдән, һәр өлкәдән хәбәрдар булуын да таләп итә.
«Әлмәт таңнары» оешканнан соң туган телебездә чыгып килүче газетада яраткан эшен дәвам итә Гөлфия ханым. Берара чыгарылыш өчен җаваплы буларак, хата эзләү, тәрҗемә итү белән беррәттән газетаны биткә салуны, фотолар эшкәртүне дә үзләштерә һәм җиренә җиткереп башкара. Газетаның укучыларга ошавы өчен үзендә зур җаваплылык тоеп эшли. Кирәк тәрҗемә булсын, яки корректор эше - ул һәркайсына җитди якын килеп, иҗади хәл итә. Аның һөнәри эчке тоемлавы күз күрмәгән төгәлсезлекне дә, башкалар күрмәгән хатаны да табарга мөмкинлек бирә. Гомумән, аны бүгенге көндә «Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газеталарының «аяклы тарихы» дисәк тә ялгыш булмас.
Әлмәт төбәгендә чыккан күп кенә китаплар алың кулы аша узган. Бик күп җирле авторлар белән хезмәттәшлек итә ул. Берничә ки-тапны русчадан татарчага тәрҗемә итә, кайберләренең корректоры, мөхәррире була. Рафик ага Әмирханов җитәкчелегендәге «Әлмәт энциклопедиясе» төркемендә дә саллы гына көч түгәргә туры килә аңа. Ә бит болар барысы өстәмә эш буларак, тәмле йокылар, рәхәт яллар бәрабәренә башкарыла.
Гөлфия Фахразый кызы бүген дә газетабызның әйдәп баручы белгече, үз һөнәренең остасы. Якынлашып килүче гомер бәйрәме уңаеннан аңа тигез бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа