Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Һава-десант гаскәрләре көнен уздырдылар

Әлмәттә Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Чара  «Мәңгелек ут» хәтер мемориалы янында башланды.

 «Десантчылар берлеге» нең колонна белән идарә итүче әгъзасы, гвардия сержанты Зарипов Рөстәм Рәсим улы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Косарев Денис Васильевичка рапорт тапшырды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Косарев рапорт кабул итеп, десантчыларны сәламләде.

 "Мәңгелек ут" мемориалында ил өчен башларын салган хәрбиләрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

 Армия генералы һәм Советлар Союзы Герое В.Ф. Маргелов бюстына чәчәкләр салу тантанасы да булды. 

 Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса