Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт белән Кытайның Дунъин шәһәре арасында дустанә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

Географик яктан шәһәрләр бер-берсеннән ерак урнашуга да карамастан, алар арасында охшашлыклар аз түгел.

Икесе дә яшь, икесе дә нефть сәнәгатенең мөһим үзәкләре булып тора. Икътисадта, сәүдәдә, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә дә уртак максатлары бар. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә алар ике яклы партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру турында карар кабул иттеләр, бу исә шәһәрләр арасында үзара аңлашуны һәм халыклар дуслыгын ныгытырга ярдәм итәчәк.

Әлмәт белән Дунъин-ның танышуы, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, видеокон-ференцэлемтә форматында узды. Нефтьчеләр шәһәрендә әлеге мөһим тарихи вакыйга «Әлмәт» иҗтимагый үзәге залларының берсендә барды. Икенче мәйданчык турыдан-туры Кытайда урнашкан иде.

Кунакларны сәламләп, Дунъин мэры Шу Хуа Уэн «россияле дусларын» октябрьдә хезмәттәшлек һәм эстуарийлардагы шәһәрләр үсеше буенча Бөтендөнья конференциясенә чакырды. Ул шулай ук кыскача гына үз Ватаны турында сөйләп узды. Аның сүзләренә караганда, Дунъин - Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясендә урнашкан өлкә әһәмиятендәге заманча, экологик шәһәр. Ул нык-лы сәнәгать базасына һәм актив хосусый икътисадка, алга киткән инфраструктурага һәм инновацион атмосферага ия. Бу җир табигый ресурсларга бай. Кайчандыр нәкъ менә биредә зурлыгы буенча Кытайда икенче - Шэнли нефть чыганагы эшкәртелгән. Хәзер Дунъин бай нефть, табигый газ һәм тоз запаслары белән мактана ала. Биредә илнең эре нефть эшкәртү куәтләре, резина шиннар, нефть җиһазлары, нанодәрәҗәдәге югары сыйфатлы электрон керамик материаллар һәм углерод җепселеннән материаллар җитештерү базалары урнашкан.

- Чит илләр белән тирән һәм киңкырлы элемтәләр булдыру - Дунъин үсешендә мөһим адым. Без 28 илдә 40 тан артык дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырдык инде. Россия белән безнең шәһәр нефть җиһазлары, шиннар, нефть химиясе, биомедицина мәсьәләләрендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Әлмәт белән партнерлык тагын да тыгызрак булыр һәм дуслык орлыклары үз җимешләрен бирер дип ышанабыз, - дип билгеләп үтте Шу Хуа Уэн үзенең юлламасында.

- Әлмәт белән Дунъин бик охшаш. Без бер-беребездән күпне өйрәнә алабыз һәм өйрәнәчәкбез. Стратегик партнерлыгыбыз югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирәчәк, - дип хәбәр итте үз чыгышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Төрле өлкәләрдә хезмәт-тәшлек итүнең киң перспективаларына өмет белдереп, Тимур Дмитриевич һәм Шу Хуа Уэн шәһәрләр арасында дустанә хезмәттәшлек урнаштыру турында килешүгә бер үк вакытта кул куйдылар. Кытай Халык Республикасында РФ сәүдә вәкиллеге каршындагы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле, әлеге мәйданчыкка кунак сыйфатында тоташтырылган Евгений Горшков Кытай ягына да, шулай ук Әлмәттәге коллегаларына да һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры Александр Дьяконов белән Дунъин шәһәре һөнәри институты ректоры Ли Яньчэнның уку йортлары арасындагы партнерлык һәм халыкара алмашу турында меморандумга кул куюлары тагын бер мөһим вакыйга булды. Институтлар онлайн-белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкләр, уртак фәнни тикшеренүләр уздырачаклар, тикшеренү секцияләре һәм телләр өйрәнү секцияләре булдырачаклар. Моннан тыш, тәҗрибә уртаклашу, алдынгы укыту концепцияләрен алга этәрү һәм мәдәниятләр белән танышу өчен укытучылар һәм студентларның үзара дустанә визитлары оештырылачак.

- Мәгариф һәм кадрлар әзерләү безнең провинция өчен Россия белән хезмәттәшлек итүнең мөһим юнәлешләре булып тора. Без Дунъин шәһәре һөнәри институтының, альянс әгъзасы буларак, моңа зур игътибар бирүен һәм сизелерлек нәтиҗәләргә ирешүен зур шатлык белән билгеләп үтәбез. Шулай ук меморандумга кул куелу шаһиты булуыбызга без бик шат, - дип ассызыклады Шаньдун провинциясенең тышкы эшләр канцеляриясе бүлек начальнигы урынбасары Сунь Ебао.

Шулай ук онлайн-очрашу кысаларында Дунъинда рус теле һәм Әлмәттә (нефть институты базасында) кытай теле укыту буенча белем бирү үзәкләрен ачу тантанасы булды.

- Ике үзәк безнең шәһәрләр арасында, шул исәптән мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә дә хезмәт-тәшлекне киңәйтер дип ышанам. Бары тик уңай һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр үсешенә өметләнәбез, - дип йомгак ясады Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры Александр Дьяконов.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса