Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күп катлы йортларда яшәүчеләр узган атнада «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров белән очрашты

Зарипов урамындагы 33 нче йортта һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр нефть холдингының топ-менеджеры үзләре белән очрашу турындагы үтенечкә ничек бик тиз ризалашты соң әле, дип гаҗәпкә дә калдылар хәтта.

Баксаң, моңа Азат Фердинандовичның Инстаграм битендә йорт активистлары белән аралашуы этәргеч булган икән. Зарипов урамындагы 33 нче йорт 14 катлы, Ленин урамы, 203 адресы буенча аның «игезәге» дә бар. Йортлар Әлмәтнең төньяк-көнбатыш өлешендә, шәһәр читендә, бер-берсенә якын төзелгән һәм икесе дә 2014 елда файдалануга тапшырылган. Биредә балалар өчен уен мәйданчыгы, күпфункцияле корт, машина кую урыны һәм яшел зона шактый тыгыз урнашкан. Ә йортта яшәүче өлкәннәр һәм балалар өчен ишегалдының уңайлы һәм куркынычсыз булуы бик тә мөһим.

«Безнең үтенеч буенча, әле күптән түгел генә «Комфорт» идарәче компаниясе һәм шәһәр җитәкчелеге кортта уйнаучы балаларның иминлеген кайгыртып, территорияне коймалап алдылар, моның өчен аларга зур рәхмәт, - дип сөйләде очрашу барышында 33 нче йортның активисты Юрий Мерзляков. - Әмма биредә футбол капкалары һәм тотрыклы бас-кетбол боҗралары куелмаса, мәйданчыкның әһәмияте югалачак».

Җыелучылар шулай ук йорт периметры буенча тупыл агачлары утыртып чыкканда алардан берәү дә киңәш сорамавыннан зарланды. «Агачлар рәвешендә тере стена кирәк анысы, әмма без елның теләсә кайсы фасылында матур булып үсеп утыручы, шәһәрнең бу зонасында еш була торган җилләрдән һәм йорт яныннан үтеп-сүтеп йөрүче автомобильләр тузаныннан сакларлык миләш агачлары утыртуларын теләр идек», - диләр алар.

Кайбер урыннарда корт-ның өслеге дә зыян күргән һәм бу балалар өчен куркыныч тудыра. Шулай ук тимер чылбырлы атынгычларда да берничә бала зыян күрергә өлгергән инде. Ишегалды яктыртылмый диярлек, ә куелган фонарьлар яктылыгы һәм функциональлеге буенча «ночник»ны хәтерләтә.

«Мәгълүматыгыз өчен рәхмәт. Чыннан да, ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсе уңайлы шәһәр мохиты булдыру буенча милли проект элементларыннан берсе булып тора. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та, «Татнефть» генераль директоры Наил Өлфәт улы Маганов та зур игътибар бирәләр, - дип билгеләп үтте Азат Фердинандович. - Ел саен бу үзгәрешләргә 8 миллиард сум тирәсе акча бүлеп бирелә. Быел гына да 1000 нән артык ишегалды реконструкцияләнде инде».

Нефтьчеләр шәһәрнең бу өлешендә яшәүчеләрнең үтенеченә колак салмыйча кала алмый, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. Кайбер мәсьәләләр Instagramда аралашу булганнан соң ук уртага салып тикшерелгән. Подрядчыларга алда торган эшләр сметасын төзергә тәкъдим ителгән.

«Яшелләндерүгә кил-гәндә, сезнең, мөгаен, «Татнефть» белән безнең җиһазландырылган био-лабораторияләрдә триплоидлы усак үсентеләре үстерү программасы турында ишеткәнегез булгандыр, - дип ассызыклады Азат Ягафаров. - Усак начар һава шартларына бирешми, тиз темплар белән үсә һәм һаваны яхшы чистарта. Бу үсентеләрне башка агачлар белән беррәттән утыртырга тәкъдим итәбез, әмма бу акциядә безгә яр-дәм итүегезне, шулай ук үсентеләргә су сибеп торуыгызны, йорт һәм шәһәр милкенә сакчыл каравыгызны сорыйбыз».

Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» 2021 елның язында гына да 3 миллионнан артык агач утыртты инде, ә ел азагына кадәр нефтьчеләр көче белән бу сан рекордлы күрсәткечкә - 8 миллионга җитәчәк. Яңа урманнар утырту - «Татнефть» һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту буенча зур һәм планлы эшенең бер кисәге һәм БМО Глобаль килешүе кысаларында декарбонизацияләү буенча проектның мөһим өлеше. Әле күптән түгел генә компания заказы буенча биолабораторияләрдә үстерелгән 1000 гә якын триплоидлы усак үсентеләре утыртылды.

Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса