Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә элмә такталар дөресме?

Телебезнең гамәлдә кулланылышы беребезне дә битараф калдырмый. Кемнәрдер читтән генә күзәтсә, икенчеләр актив эш алып бара.

Һәркемгә билгеле булганча, быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан шактый гына чаралар, бәйрәмнәр үткәрелде. Хакимият аппаратында эшләүчеләр өчен укулар оештырылды.

Ике телдә язылган элмә такталардагы хаталарны төзәтү, булмаганнарын татар телендә язу мәсьәләләре дә шактый күтәрелде. Хәтта хаталарны күрсәтеп җибәргән фотоматериаллар бәйгесе дә игълан ителде. Күптән түгел шәһәр хакимиятендә әлеге уңайдан киңәшмә узуы хакында газетабызда язган идек. Анда Тәлгать Хөснетдинов исемле егетнең Әлмәттәге 348 хаталы элмә тактаны рәсемгә төшереп «Халык контроле»нә җибәрүе дә әйтелгән иде. Татар теле өчен көрәшеп, җан атып йөрүче егет турында беләсе килеп, аның белән элемтәгә чыктык.

- Мин 1999 елда Лениногорскида дөньяга килгәнмен. 2017 гә хәтле 5 нче урта мәктәптә укыдым. Хәзерге вакытта Мәскәү университетының тарих факультетында белем алам. Элек Мәскәү университеты татарлары якташлыгы белән җитәкчелек иттем (2019 елның сентябреннән 2020 елның декабренә кадәр). Әтием нефтьче, әнием хуҗабикә.

- Тәлгать, татар теленә карата мондый мөнәсәбәт чыннан да тел өчен борчылуданмы яки конкурста катнашу өченме?

- Мин татар теленең хәле өчен чынлап та борчылам. Аеруча милли мәгариф өчен: татар телендә фәннәрне авылларда гына укыталар, шәһәрдә исә хәтта татар гимназияләрендә дә фәннәрне русча укыталар. Шәһәр мохитында 70% татар балалары яши һәм алар бөтен милли мәгарифтән мәхрүм. Күп ата-ана мәктәп-нең дәрәҗәсенә, укытучылар составына, җиһазландыруга игътибар бирә, ә укытуның нинди телдә булуына әһәмият бирми. Гомумән, кем татар телендә белем алган, шул кеше туган телен теләсә кайда куллана ала. Шәһәр кешесе өчен исә татар теле кулланылышы күп очракларда гаилә мохиты белән чикләнә. Ә 2017 ел вакыйгалары турында әйтсәк, минемчә, татар теле һәм рус теле мәҗбүри рәвештә мәктәптә, ССУЗ һәм институт студентларына укытылырга тиеш. Чөнки татар теле - Татарстанның аерылмас өлеше. Дәүләт теле мәҗбүри кулланылышта булырга тиеш.

Бөтен Татарстан шәһәр-ләре урамнарында татарчалары булмаган яки хаталы элмә такталарны күрергә мөмкин. Бу татар халкының санына да карамый: Әлмәттә дә, Бөгелмәдә дә, Азнакайда да билингвизм ягыннан дөрес булмаган элмә такталар байтак. Шул проблемага узган елда игътибар иттем. Ни кызганыч, «Халык контроле» кушымтасы шул чакта хосусый кибетләргә, оешмаларга, аншлагларга гаризалар кабул итмәде, шунлыктан күп заявкалар җибәрмәдем.

Бәхеткә, 1 февральдә конкурс башланып, кушымта теләсә кайсы оешмага (федераль учреждениеләрдән тыш) караганны кабул итә башлады һәм андый мөмкинлек белән хәзерге вакытта бик актив кулланам. Мин татар телен бик яратам. Рус телендә белем алуга карамастан, татарча язарга да, сөйләшергә дә җайлырак. Төп максатым - Татарстанда яшәүчеләрне: администрация вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм гади эшчеләрне татар телен куллану өлкәсен киңәйтү проблемасына җәлеп итү.

- Татар теле өчен борчылып, гамәлдә дөрес кулланылуын теләп эшләнгән бу эшләрнең нәтиҗәсе булыр дип уйлыйсыңмы?

- Татарстанда яшәүчеләргә тирә-юньдә телнең визуаль мохитын үзгәртергә мөмкинлек эләкте, ләкин алар, минемчә, аның белән бик актив кулланмый. Ягъни хаталарны күрсәткән язмалар күбрәк килсә, татар телендә элмә такталар, башка язулар күбрәк булыр иде. Шәһәр хакимияте ул проблема турында белсә, теләсә-теләмәсә дә хәлне төзәтер. Конкурста катнашучылардан килгән барлык гаризалар чишелсә, татар теленең визуаль кулланылышы шактый артыр.

- Татар теленең дәүләт теле буларак торышы белән син канәгатьме?

- Дәүләтебез (Татарстан Республикасы - Т.Х.) татар теленә ярдәм итү өчен күп эшли. Ләкин татар җәмәгатьчелеге дә артка калырга тиеш түгел.

- Татар телендә аралашу яшьләр арасында «модно», «круто» булсын өчен нишләргә кирәк?

- Телнең яхшы үсеше өчен ул теләсә кайсы тармакта кулланылырга тиеш. Аеруча игътибар киноларны, китапларны (матур әдәбият, дәреслекләр) тәрҗемә итүгә, компьютер уеннарына ки-рәк. Милләттәшләребез дә татар телен һәрҗирдә кулланырга тиеш. Күп кенә татар теле белүчеләр файдалану өлкәсен чикләп, телгә зыян китерәләр. Иң яхшы мисал - балаларны татар мәктәбенә бирүдән баш тартмау. Ә бит шул бала күпчелек вакытын рус телендә сөйләшеп, рус телле татарга әверелә.

- Фотогаепләүләрең, хаталарны күрсәткәнең өчен шәһәр хакимияте тарафыннан янаулар булмадымы?

- «РФ гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»гы ФЗның 6 нчы маддәсе 1 нче пункты буенча «Гражданны дәүләт органына мөрәҗәгать итүе өчен җавапка тарту тыела...» Әлбәттә, кайберәүләргә ошамады. Нишләмәк кирәк, закон бөтен кеше өчен закон. Телләрне хөрмәт итәргә кирәк бит.

-Бу юнәлештә тагын нинди эшләр планлаштырасың?

- Заявкаларның үтәлүен күзәтергә планлаштырам.

- Уңышлар сиңа, Тәлгать! Синең белән без дә «Телләр турында»гы законны ничек үтәүләрен күзәтеп барырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса