Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә район һәм шәһәр Советының тугызынчы сессиясен үткәрделәр

22 июльдә Әлмәттә ZOOM платформасында район  һәм шәһәр Советларының берләштерелгән тугызынчы сессиясе булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә видеоконференция режимында узган сессия эшендә шәһәр прокуроры, хокук саклау органнары җитәкчеләре, башкарма комитетның җитәкче составы, палаталар рәисләре, матбугат хезмәте вәкилләре катнашты.

Әлмәт муниципаль районы бюджетына һәм Әлмәт шәһәре бюджетына 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады.

Муниципаль хезмәткә кагылышлы район Советы һәм шәһәр Советы карарларына үзгәрешләр кертү турында район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова хәбәр итте.

Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илвира Пузырева Әлмәт муниципаль районының Әлмәт шәһәренең яңа урамнарына исемнәр бирү турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Сессия барышында Совет аппараты һәм район башкарма комитеты структураларында үзгәрешләр белән бәйле башка актуаль мәсьәләләр, район Советының редакцион характерда булган аерым карарларына үзгәрешләр каралды.

Карарларның барлык проектлары да депутатлар тарафыннан даими комиссияләр һәм Президиум утырышларында каралган иде.

Тавыш бирү процедурасы нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән карарлар проектлары күпчелек депутатлар тарафыннан хупланды.

Сессия ахырында район башлыгы Тимур Нагуманов депутатлар корпусына килешеп эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Корбан бәйрәме белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса