Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт һәм Кытайның Дунъин шәһәре арасында дустанә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Тантана видеоконференцэлемтә форматында ике мәйданчыкта узды: «Әлмәт» иҗтимагый үзәге залларының берсендә һәм Дунъин шәһәре мәйданчыгында.

Онлайн-очрашу вакытында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Дунъин шәһәре мэры Шу Хуа Уэн хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Ике як та стратегик партнерлыкның киң перспективаларына өмет белдерде, аның кысаларында икътисад, сәүдә, фән һәм технологияләр, мәдәният, туризм, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итүнең төрле формалары гамәлгә ашырылачак.


Моннан тыш, Әлмәт нефть институты ректоры Александр Дьяконов һәм Дунъин шәһәренең һөнәри институты ректоры Ли Яньчэн уку йортлары арасында халыкара алмашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар. Шулай ук Дунъинда рус теле һәм Әлмәттә Кытай теле укыту буенча белем бирү үзәкләре ачылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса