Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә эш визиты кысаларында «Безнең ишегалды» республика программасының эксперт төркеме вәкилләре килде

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы 5 ел дәвамында тормышка ашырылачак. Бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк.

Район башкарма комитеты, шәһәр хезмәтләре, подрядчы оешма, идарәче компанияләр һәм проектлаучылар белән берлектә эшче төркем, ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр күләмен билгеләү максатыннан, Әлмәт ишегалларында төзелеш эшләренең барышын карады.

2021 елда комплекслы төзекләндерү Әлмәт шәһәренең 93 ишегалдында башкарылачак.

20 июльгә 93 ишегалдының 20сендә юл эшләре тулысынча тәмамланган, 23 ишегалдында – эшләр 90% ка тәмамланган, 28 ишегалдында эшләр башланган.

Ишегалларында түбәндәге эшләр башкарылачак: юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, яктырту баганалары урнаштру һәм гамәлдәгеләрен яңарту, каты көнкүреш калдыклары зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчыгы оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. Җиһазлар җыелмасы һәр ишегалд өчен индивидуаль билгеләнә.

Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында төзекләндерүнең йомгаклау схемасы булган объектларның паспортлары куела.

Схемалар шулай ук https://dvortatar/ сайтнда да  басыла.

Эш сәфәре ахырында эксперт төркеме Ленин урамы буенча 104 а, б йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Экспертлар белән очрашуда программа концепцияләре буенча аңлатмалар бирелде, йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен тыңладылар.

«Безнең ишегалды» Президент программасының бердәм кайнар линия номеры - 8 (800) 27-5-2020.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса