Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Безнең ишегалды" программасы буенча 5 елда Әлмәттә 532 ишегалды төзекләндереләчәк

«Безнең ишегалды» президент программасы буенча 2021 елда республиканың 1074 ишегалдында комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлмәттә быел 93 ишегалды төзекләндереләчәк.

14 июльдә район башлыгы Тимур Нагуманов Шевченко урамындагы, 70, 78, 80, Заслонов урамындагы, 3,5, Төзүчеләр проспектындагы, 20, 22, Ленин урамындагы , 104, 104 б адреслары буенча төзелеш эшләренең барышын тикшерде.

Ишегалларында түбәндәге эшләр башкарылачак: юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, яктырту баганалары кую һәм гамәлдәгеләрен яңарту, каты көнкүреш калдыклары зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчыгы оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. Җиһазлар җыелмасы һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә .

Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы белән, объект паспорты урнаштырылачак. Татарстанлылар эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук сайтта урнаштырылачак .

Исегезгә төшерәбез, республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы 5 ел дәвамында тормышка ашырылачак. Бу вакыт эчендә Әлмәт муниципаль районында 532 ишегалды төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса