Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

16 июльдә 13.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» уздыра.

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: кастелянша, сакчы, кече тәрбияче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, кухня эшчесе, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, юл эшчесе, слесарь-сантехник һ. б.

Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр бирә ала. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында да белү мөмкинлеге булачак.

Ярминкә Герцен ур., 86 А адресы буенча узачак.

Белешмәләр өчен телефон 32-34-95.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса